ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Күргәзмәдә язучының   тормыш юлы яктыртылды  һәм күп кенә әсәрләре урын алды. Китапханәгә даими йөрүче укучылар белән Э.Шарифуллинаның китапларына  күзәтү ясалды.

2 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе балаларга “Шагыйрәгә чәчәк бәйләме” дип исемләнгән  мәдәни чара оештырды. Укучылар шагыйрәнең китаплары белән таныштылар,  шигырьләрен укыдылар. Көн матур булганлыктан чара бакчада үткәрелде.

Лагерда 1-6 сыйныф укучылары  ял итәчәк. Балалар ялы тиешенчә оештырылган. Ял итү программалары төзелгән.  Тәрбияче апалары балалар белән төрле уеннар, конкурслар оештыралар. Укучыларга  лагерда  ял итү бик ошый.


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Җинүче проекталар арасында Яшь Гвардия Теләче җирле бүлекчә җитәкчесе Рәхим Ихсанов проекты да танылды.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

2-3 июнь көннәрендә Чистай шәһәрендә  2006-2007 елгы, 2008 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында “Татарстанның бадминтон өметләре” исеме астында шәһси беренчелеккә Татарстан Кубогы ярышларының икенче этап уеннары булып узды. Ярышларда республиканың барлык районнарыннан да 300 гә якын яшь бадминтончы катнашты. Безнең район җыелмасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш мәктәбе балалары тәшкил итте. Уен  нәтиҗәләре буенча, Теләче җыелма командасы 7 нче урынны яулады, 1 нче урында Казан командасы, 2 нче урында Саба җыелмасы һәм 3 нче урында Мөслим районы командалары.  

Бүген безнең Алан балалар бакчасында,аниматорлар катнашында  Сабантуй  булып үтте.Балалар күңелле музыка астында төрле уеннар уйнадылар,биеделәр,табышмаклар чиштеләр,күзләре бәйләнгән килеш үзләренең  призларын белделәр,төрле ярышларда катнаштылар.Балаларга аеруча сабын куыгы белән уздырылган чара һәм битләренә рәсем тошерү ошады.Бәйрәм ахырында балаларга сюрпризлар һәм бүләкләр тапшырылды.Балалар бәйрәмнән канәгать калдылар ,аларга Сабантуй бик ошады.

3 нче  июнь көнне Теләче урта  мәктәбендә районыбызның   9  нчы   сыйныф укучылары    информатика фәне    буенча  имтихан  бирделәр.    9 нчы сыйныф укучылары  30 нчы май көнне   рус теленнән   дәүләт имтиханы  язганнар  иде.  Укучылар  тарих, биология, физика һәм рус әдәбиятынннан сынауларны  1 нче июнь көнне тапшырдылар.  Алда  сынаулар  дәвам итә. 6 нчы июньдә  барлык  9 нчы сыйныф укучылары  математика  фәне буенча  имтихан бирәчәкләр.   8 нче июнь көнне  кайбер укучылар  сайлап алган   җәмгыят белеме , география   һәм  химия  фәннәреннән  сынаулар  үтәчәкләр.  Уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International