ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Үзәк авыл мәдәният йорты  директоры Илнур Вәлиуллин  "Режиссура народных праздников и обрядов" дигән тема буенча квалификация күтәрү турында таныклык алды. 

Форумда алар Теләче районы данын яклады.

  Фестивальдә   мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм башка форум кунаклары катнашты. Форумның  йомгаклау көнендә  нәтиҗәләр ясалды, безнең катнашучылар диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Авылыбызның  хатын –кызлары бу чарада бик теләп катнаштылар. Аш- су серләренә төшенделәр.

20 май көнне Түбән Саврыш авыл мәдәният йортында 30 елдан артык гомерен халыкка хезмәт итүгә – мәдәнияткә багышланган Нургалиева Рузалия апаның 80 яшьлек юбилей кичәсе булып үтте. Бу кичәгә авыл халкы, районыбыз җитәкчеләре һәм читтән кайткан бик күп кунаклар катнашты.  

Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Имамиева Мәдинә, ( фәнни җитәкчесе башлангыч сыйныф укытучысы Каримуллина Ә.Н), 7 сыйныф укучысы Нигматзянов Д.Б. ( фәнни җитәкчесе тарих укытучысы Бикчантаева Д.М.) укучылар һәм студентлар арасында үткәрелгән “Фән һәм мәдәният: яңа караш” халыкара фәнни – гамәли конференциясендә катнашып, III урынны  яуладылар. Бу  укучыларны  зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба зур уңышлар телибез!

20 май көнне Теләче футбол мәйданында  2007 елгы һәм  аннан кечерәк малайлар арасында футбол буенча“Күн туп” район ярышлары уздырылды. Барлыгя 5 команда (Теләче, Үзәк,  Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа,Олы Мәтәскә) катнашкан элеге ярышта гомуми урыннар түбәндәгечә билгеләнде :

1 урын: Теләче командасы

2 урын: Олы Мәтәскә командасы

3 урын: Үзәк командасы

Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары суган утырттылар; кишер, чөгендер, укроп  чәчтеләр; теплицага помидор, кыяр үсентеләрен күчерделәр. Һәр класска чәчәк  территорияләре бүленеп бирелде. Барлык класслар үз территорияләрендә чәчәкләр утырттылар, тәгәрмәчләрдән, пластик шешәләрдән, агачтан матур-матур эшләнмәләр ясадылар.

Бу көннәрдә Баландыш төп мәктәбенең укучылары ГТО нормативларын тапшыралар. Алар озынлыкка сикерәләр, төрле дистанциягә йөгерәләр, тупны ераклыкка ыргыталар.  Шул ук вакытта  укучылар 27 май көнне Теләчедә узачак ГТО Фестиваленә дә әзерләнәләр. 

Балалар «Сабантуй», «Салават күпере”, «Ялкын», «Гаилә һәм мәктәп” кебек журналларның  басма тарихлары һәм бүлекләре белән таныштылар, аеруча, журнал битләрендәге уеннар, кроссворд һәм ребуслар белән кызыксындылар. Бергәләшеп табышмаклар, кроссвордлар  чиштеләр, мавыктыргыч уеннар уйнадылар, кычкырып укулар оештырылды.

Бу көнне Иске Җөри  урта гомуми белем бирү мәктәбендә Пионерия көне билгеләп үтелде. Илһамия Шәйдулловна балаларны мәктәп пионер оешмасы тарихы, беренче пионерлар белән таныштырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International