ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

19 май көнне Теләче футбол мәйданында  2000 елгы һәм  аннан кечерәк кызлар арасында футбол буенча“Күн туп” район ярышлары уздырылды. Районның 6 мәктәбеннән 7 команда(Теләче – 1, Теләче -2, Үзәк, Шәтке, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иск Җөри) катнашкан элеге ярышта гомуми урыннар түбәндәгечә билгеләнде :

1 урын: Теләче – 1 командасы

2 урын: Үзәк командасы

3 урын: теләче -2 командасы

        18-19 май  көнне Арча шәһәрендә 2003-2004 елгы яшүсмер егетләр  арасында мини-футбол буенча “Ближе к звездам” бөтенроссия спорт ярышларының зона этабы  булып узды. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 14 команда катнашкан әлеге ярышта безнең район данын Узәк мәктәбе командасы яклады  (җитәкчеләре -Рамил Рәис улы Заһидуллин). Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда, Яшель Үзән командасына бирешеп 4нче урынны яулады. Беренче урында  Чүпрәле, икенче урында Лаеш командасы.

19 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Пионерия көне билгеләп үтелде. 6 сыйныф җитәкчесе Фәттахова А.Г. балаларны мәктәп пионер оешмасы тарихы, беренче пионерлар белән таныштырды. Чара азагында укучылар авыл уртасында урнашкан обелискка кадәр тантаналы марш ясадылар.


19
май, 2017 ел
җомга

Чыгарылыш  11нче сыйныф укучылары өчен сынаулар башланды инде.

 17 нче май көнне рус сыйныфларының татар төркемнәрендә  укучылар татар теленнән  иҗади диктант яздылар.  Укучылар   республика контроль  эшен язганда   район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты  Х.М. Җиһангараева  катнашты.  Алга таба имтиханнар бирүдә чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар телибез!

Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Республиканың балалар бакчалары һәм мәктәпләре арасында оештырылган “100 яшел почмак” конкурсында безнең Теләче 2нче балалар бакчасы җиңүче булды. 18нче май көнне министрлыкның Арча шәһәрендә урнашкан Төньяк территориаль идарәсендә балалар бакчасына диплом һәм бакча территориясендә утырту өчен агач үсентеләре тапшырылды. Бүген бакча хезмәткәрләре бакчага йөрүче балалар белән берлектә шушы үсентеләрне бакча территориясенә утыртылар. Балалар үсентеләрне бик теләп утыртты һәм киләчәктә аланы карап, тәрбияләп торырга сүз бирделәр.

19 май –Пионерия туган көн. Кемдер үзенең балачагын муенындагы кызыл галстугы белән хәтерли, ә кемгәдер пионер быргысы чакыруы бөтенләй таныш түгел. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды.Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез дә пионер, комсомол сафларында булганнар.  Әлеге уңайдан  Баландыш төп мәктәбендә  класс җитәкчеләре  пионерия тарихы турында сөйләделәр, галстуклар бәйләп күрсәттеләр. Тәнәфесләрдә  пионер заманнары балачагының уеннары уйналды, җырлар җырлданды.

Биредә балалар үзләренең гаиләләрендәге үзенчәлекләр һәм гореф-гадәтләр турында яздылар. Без үз чиратыбызда, ныклы гаилә планетабызда яшәүче халыкның зур байлыгы икәнен аңлатырга тырыштык. Шулай ук бәйрәмнең кыскача тарихын искә төшердек. Тамырлары белән 15 май гаилә көненең тарихы, шундый традиция булдырырга омтылыш ясаган 1989 елга барып тоташа.

Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә «Смотреть на мир восхищёнными глазами» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә «Казань – столица моя»,   «Татарстан – Родина моя», «Энциклопедия чудес света»,  «Памятники истории и культуры Татарского народа», «Свод памятников истории и культуры…” исемле китаплар куелды. Әлеге китаплар төрле милләтнең тарихи - архитектура һәйкәлләре белән таныштыра.

Гаилә ул - бик кадерле һәм якын кешеләребез. Бер - беребезгә ярдәм итү, һәрберебез турында кайгырту, мәрһәмәтле булу -  безнең гаиләләребездә җылылык, уңайлылык һәм  яхшы шартлар гына тудыра. Шушы уңайдан, 15 май көнне Максабаш авыл китапханәсендә “15 мая – День семьи” исемле күргәзмә эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International