Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре дә мәктәп белән берлектә, балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, “Газиз дә син, кадерле дә, әй Тукаебыз!” дип исемләнгән шигърият кичәсе узды. Кичә барышында презентация күрсәтелде, укучылар язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә укучыларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре без - укытучыларның күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
Күкчә авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре» дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүчеләр Тукай истәлегенә багышланган шигырьләр укыдылар. Чара «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Китапханәдә шулай ук «Габдулла Тукай - татар шигърияте кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде, тәкъдим ителгән китапларга күзәтү ясады.
“Батыр” спорт комплексында Татарстан Республикасының, Башкортстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган халык артисты, Татарстан Республикасы гер спорты федерациясе Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына җиденче тапкыр 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмер егетләр арасында татарча көрәш бәйгесе үткәрелде.
9 майда Чаллы шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Армия кул сугышы буенча «Ватан уллары» төбәк үзәгенең ачык шәхси беренчелеге узды
Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагогы Р.Р. Галимҗанов җитәкчелегендә «Адаптив ОФП»берләшмәсе укучылары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча, ТР Беренчелегендә Галимов Мөхәммәт 1 урынны ,Гәрәев Рузаль 2 урынны, ТР Чемпионатында Якупов Айрат 3 урынны алды.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 15 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Күкчә авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре» дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүчеләр Тукай истәлегенә багышланган шигырьләр укыдылар. Чара «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Китапханәдә шулай ук «Габдулла Тукай - татар шигърияте кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде, тәкъдим ителгән китапларга күзәтү ясады.
26 апрель көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан “Пушкин картасы” кысаларында “Тебя бесценный наш Тукай чтит мир и чтит народ родной” дип исемләнгән йолдызлы сәгать узды. Йолдызлы сәгаттә катнашучылар ике командага бүленеп, белемнәрен сынап карадылар: төрле биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, Тукайның шигырьләрен кычкырып укыдылар. Әлеге чараның максаты: балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, язучының әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү тора. Кичәнеӊ ахыры Г.Тукайныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Россиядә Гаилә елы кысаларында, Иске Җөри авылы модель китапханәсендә балалар һәм аларның әниләре өчен «Гаиләм йолалары» дигән очрашу уздырылды, анда кунакларыбызны тәрбия һәм әхлакый әһәмияткә ия булган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Чара барышында гаиләләр «Сәнгатьле сүз», «Гаиләнең яраткан ризыгы», «Әдәби викторина», «Мода күрсәтү» конкурсларында көч сынаштылар, гаилә турында табышмакларны бергәләп чиштеләр, уеннар уйнадылар һәм гаиләләрдә барлыкка килгән төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар. Чара самавыр янында чәй эчү белән тәмамланды.
26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә “Габдулла Тукай – татар шигъриятендә җидегән йолдыз” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы белән кыскача таныштырып үтте. Видео-презентация күрсәтелде, шигырьләре кычкырып укылды. Бу чарага «Тукайның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.