Теләче үзәк китапханәсе 15 марттан 20 апрельгә кадәр Гаилә елы уңаеннан һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан «Тукайны гаилә белән укыйбыз» онлайн акция оештырды. Акцияда районыбызның шигырь укучы гаиләләре Иске Җөри авылыннан Галимбековлар, Баландыштан Гайнетдиновлар, Урта Мишәдән Хаҗиевлар гаиләләре актив катнашты. Һәрбер катнашкан гаиләгә сертификатлар җибәрелде.
Дистәләгән мең кешенең гомерен алып киткән XX гасырның иң масштаблы радиацияле фаҗигасе 1986 елның апрелендә бөтен планетага яңгырады. 25 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган "Чернобыль - гасыр фаҗигасе" исемле аралашу сәгате уздырылды, күргәзмәгә күзәтү тәкъдим ителде.
24 апрельдә Шармаша авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 138 еллыгына һәм Гаилә елына багышлап «Тукай дөньясына сәяхәт» уен-викторинасы узды. Чарада «Почемучки» клубына йөрүче балалар катнашты. Алар шагыйрьнең биографиясеннән күп кенә кызыклы фактлар белделәр.
Халыкара тарихи диктантны диктанпобеды.рф рәсми сайтында узарга мөмкин иде. «Җиңү диктанты» акциясен Россия Тарихи Җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Бердәм Россия»партиясенең төбәк бүлеге оештырды. Теләче үзәк китапханәсе дә, мәйданчык тудырып, әлеге акциягә кушылды. Биредә 23 мәдәният хезмәткәре Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен сынап карый алды.
26 апрель конне Баландыш авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Элеге чарага килучелэр техникаларын яхшы эзерлэргэ тырышканнар. Кузэтчелек органы талэплэреннэн тыш, техниканын тышкы ослеген чистартып, буяп куюлар, элеге чаранын авыл жирлегендэ аерым статуска ия булуын курсэтэ. Чарада авыл жирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш. катнашты.
Диктант федераль чаралар санына керә һәм иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Акция беренче тапкыр 2019 елда узды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Анда Россиянең теләгән һәр кешесе, шулай ук башка ил гражданнары да катнаша ала.
Агымдагы елнын 24 апреленнэн районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
26 апрельдә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 38 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан 24 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Чернобыль: катастрофа эзләре" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәгә авариянең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашыбыз Валиев Илнур абый турында мәгълүматлар урнаштырылды. Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде.
Ел саен үткәрелеп килүче «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе булып тора һәм китап укучыларга китапханәдә вакытны кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Гаилә елында “Библиотөн-2024” акциясе “Бөтен гаилә белән укыйбыз” девизы астында узды
23 һәм 24 апрельдә Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Габдрахманова Гүзәл Габделхәевна Казанда үткән тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык республика конкурсының финал этабында катнашты.