Әңгәмә барышында балаларның Татарстан республикасы, Теләче районы , аның талантлы һәм күренекле кешеләре, гүзәл табигате турында белемнәре ныгытылды. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар, биремнәр башкардылар:төрле герб һәм флаглар арасыннан безнең илнең , респуликаның, районның флагы белән гербын таптылар. Теләче турында слайдлар караганда таныш урыннар турында фикер алыштылар.
Тиздән Әниләр көне җитә. Безнең Шәтке балалар бакчасында бу бәйрәм уңаеннан әзерлекләр башланды. Бүген балалар әниләр көненә үз куллары белән бүләк ясадылар.Балалар әниләрен бик сөендереп,аларны бәйрәм белән котлыйсылары килә. Чөнки эни дөньяда иң кадерле,якын кеше.
2016 нче елның 20 ноябрендә Айдар авыл җирлеге территориясендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Айдар авыл җирлеге гражданнарының 2017 нче елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдум иртәнге 7 сәг- тән кичке 8 сәг-кә кадәр дәвам итте. Референдум нәтиҗәләре буенча Айдар җирлегендә үзарасалым акчасы җыю буенча референдум узды дип санала
18 ноябрь көнне Алан урта мәктәбе базасында өстәмә белем бирү педагоглары өчен “Кургәзмә материаллар кулланып танып – белү кызыксынучанлыгын формалаштыру” темасына семинар- киңәшмә булып узды. Өстәмә белем бирү педагогы Касимова Ләйсән Рәкыйф кызы тарафыннан күрсәтелгән дәрес һәм ачык чарага анализ ясалды. “Ачык сандык” исемендәге дәрес халкыбызның күңел җәүһәрләрен үз эченә алды. Ә ачык чарага килгәндә, ул безгә самоварлар тарихын ачып үтте.
Язгы-кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Барлык район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.
Районнын хужалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны киләсе елның 1 апреленә хәтле, азык әзерләү комбайннарын-10 майга хәтле, урып-җыю техникасын, икмәкне чистарту машиналарын, аралау линияларын хәм киптерү машиналарын 1 июльгә хәтле әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.
Яңа китаплар белән танышканнан соң, укучылар “Иң зирәк” дип исемләнгән табышмаклар чиштеләр, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар.Чара ахырында бүләкләр тапшырылды.
Бөек тарихчы, әдәбиятчы, мөхәррир Карамзин Н.М. рус телен реформалаучы буларак тарихка кергән шәхес.
Тарихи белем - мәдәни тормышыбызның иң мөһим өлеше. Н. М. Карамзинның күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалары, китап укучыларга, рус теле фәне, әдәбияты тарихындагы мөһим вакыйгаларның беренче чыганакларын гына күрергә түгел, шулай ук тарихи психологияне, җәмгыять белеме тарихын өйрәнүне дә җиңеләйтергә булышыр дип уйлыйбыз.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Алар “Минем яраткан әкият героем” темасына рәсемнәр ясадылар һәм нигә шул геройны сайлаулары, аның кайсы ягы ошавы турында кыскача сөйләп үттеләр.
Анда балаларга китапханәче тарафыннан китапларның килеп чыгышы турында сойләнелде, презентацияләр күрсәтелде.