ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Балаларга тәрбиячеләр янгын очракларын булдырмау өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр, телефон номерларын кабатлап үттеләр.

Ученица 7 класса МБОУ-Большенырсинская средняя школа прошла отборочный тур III Межрегиональной научно-практической конференции  учащихся «Шәҗәрәләр - нәсел агачы”( руководитель Гиниятова Л.Г.). 17 ноября она примет участие в заключительном туре данной конференции ,который пройдет в городе Буинске.

10 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Казань шәһәрендә  кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Укучылар  җитәкчеләрче Д.Г. Фатхрахманова, Г.М. Ибрагимова  белән берлектә  Карим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында   күнелле  спекталь  карадылар. Казанга сәяхәт барысына да  ошады.

Әнилэр көне- иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Ул әле күптән түгел генә үткэрелә  башлады.Әниләр көне ноябрьнең соңгы атнасында үткәрелә.        Әнилэр – иң  якын, кадерле  кешеләр. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә  бу бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр. 5-6 сыйныфлар бәйрәмгә концерт номерлары, әниләргә  бүләкләр әзерлиләр.

Авыл хуҗалыгының җитештерелгән продукциясеннән керем алу 2016 елның 9 аенда 666,6 млн.сум тәшкил итте. Алдагы ел белән чагыштырганда 113% үсеш күзәтелде. Авыл хуҗалыгы оешмалары арасында  продукция сатудан иң күп керем ААЖ, «Алан» хуҗалыгында күзэтелә. Барысы 2016 елның, 9 аенда бу хуҗалыкнын, кереме 105,9 млн.сум тәшкил итә, шуның, усемчелек тармагыннан – 28,5млн.сум, терлекчелек тармагыннан – 77,4 млн.сум. Сату рентабельносте 2016 елның 9 аенда бу хуҗалыкта 17,5%, сатудан алынган табыш 15,8 млн.сум тәшкил итте.

1ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр  мәктәпләрдә   башлангыч сыйныф укучылары арасында “Бозда сак бул! “ рәсем конкурсы бара.  Конкурсның төп максаты:  кышкы чорда куркынычсызлыкны арттыру.  Баландыш төп мәктәбенең укучылары мондый төр конкурсларда бик теләп катнашалар.  Иртәгә конкурсның җиңүчеләре билгеләнәчәк . Җиңгән рәсемнәр  муниципаль  этапта катнашачак.

Көннең икенче яртысында, мәктәп базасында мәктәп директорлары катнашында  киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә кысаларында түбәндәге сораулар каралды: беренче чирек нәтиҗәләре, 9-11 сыйныф укучыларының диагностик тест нэтиҗәләре, белем бирү учреждениеләрендә 5 сыйныф укучылары өчен контроль эшләр үткәрү, олимпиадаларның муниципаль турларын уздыру, белем бирү учреждениеләренең      лицензияләрен яңадан рәсмиләштерү кирәклеге аңлатылды.

Семинар Теләченең №3 нче балалар бакчасында үткәрелде. Семинарда Казан педагогия көллияте укытучысы, “Сүрәтләү һәм кору эшчәнлеге” дип аталган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма авторы Зиннәтова Рушания Мәгъсүм кызы чыгыш ясады. Семинарда шулай ук өстәмә профессиональ белем “Социаль-гуманитар белем үзәге” нең педагогия фәннәре кандидаты, доцент, отдел җитәкчесе Кашапова Мәрзия Фатыйх кызы да бар иде. Ахырдан семинарга район магәриф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем  бирү  буенча методисты  Сәетова  Анна Николай кызы нәтиҗә ясады. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.

Семинар ”ФДББС таләпләре шартларында заманча татар теле һәм әдәбияты дәресләре” темасына үткәрелде. Алан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Кыямова Гөлсинә Рәшит кызы һәм Гатауллина Дания Гарәфетдин кызы ачык дәресләр күрсәттеләр, үзләренең эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Семинар татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен файдалы булды.

"Кышкы чорда сулыкларда, бозлавык вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү,  сулыкларда куркынычсызлык Айлыгын үткәрү мәсьәләләре" каралды. Хезмәтне саклау документлары тикшерелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International