ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Шәтке авылы китапханәсендә балаларга экологик тәрбия бирү өстендә төрле чаралар еш үткәрелеп тора, китапханәче Галимуллина К.Х. “Кояшкай” берләшмәсенә йөрүче балалар белән 9 август көнне “Безнең чишмә бал гына” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Ул балаларга чишмәнең нинди файда китерүен, аларны һәрвакыт чистартып торырга кирәклеген аңлатты.

 

2016 елның 9 август көнне Чистай районынында авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган 2016 елның беренче ярты еллыгына  финанс–икътисад нәтиҗәләре һәм икьтисад бүлеге белгечләренең эшчәнлеген яхшырту буенча семинар-киңәшмә узды.  Безнең районнан бу семинар-киңәшмәдә  авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс икьтисад бүлеге җитәкчесе Юнусова Г.М. һәм АгроЛак хуҗалыгы бухгалтеры Мингалиева Ф.Ф катнашты.

Шармаш авылы китапханасендә 9 августтан “Океан киңлекләрен өйрәник” - дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәгә куелган китаплар аша, һәркем диңгез киңлекләрендә “сәяхәт” итеп, диңгез асты серләрен дә белә ала.

Чарага килгән һәркем рәхәтләнеп яңа китаплар  белән дә танышты. Очрашуның максаты яшь әти – әниләрне, гаиләләре белән китапханәгә якынайту, балаларны кечкенәдән китап укырга өйрәтү. Әниләр һәм балалар мондый очрашулар  ешрак булса иде,- дигән теләкләрен җиткерделәр.

Әлеге кичә төрле кызыклы уеннар, музыкаль паузалар белән үрелеп барды.

25 июльдән Теләче районы территориясында «Комбайн» операциясе нигезендә,  билгеле бер юнәлештә профилактик чаралар уздырыла. Бу чарада районның узйөрешле машиналар хәм техниканын башка төрләре техник торышына кузәтчелек  итү идарәсе белән берлектә, районның Авыл хужалыгы хәм азык-төлек идарәсе хәм башка төр кузәтчелек хезмәте белгечләре катнаша. Алар тарафыннан урыннарда комбайннарны кулланучыларнын тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм техник карау узу таныклыклары тикшерелә.  Техникада янгын сундеру жайланмалары белэн комплектлаштырылывуна, агрегат, прибор хәм ялганыш урыннарынын төзеклеге тикшерелә.

   Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, операция чорында шәхси кулларда булган 3 комбайн регистрациягә куелды. Мона хэтле алар тиешле кагыйдәләрне бозып кулланылганнар.

    Болар буенча, ягъни әлеге техникалар белән регистрациясез идарә иткәндә тоткарланучылар, РФ административ хокук бозулар Кодексынын 9.3 матдәсе белән жаваплылыкка тартылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International