Олы Мишә урта мәктәбендә Белем бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Булачак 1 нче сыйныф укучылары бәйрәмгә матур шигырьләр, җырлар өйрәнә башладылар. Беренче сыйныфка керәсе 7 укучы мәктәпкә бик теләп киләләр. Балалар өчен мәктәпкә, укытучы апаларына ияләнү чоры бик мөһим.
С 07 по 10 августа в г.Елабуга состоялся Международный фестиваль школьных учителей. В работе Фестиваля приняли участие 5 педагогических работников из Тюлячинской и Аланской средних школ. От отдела образования в работе Фестиваля приняли участие начальник отдела образования Карпова Наталья Владимировна и заместитель начальника Тимофеева Татьяна Алексеевна.
В рамках Фестиваля учителями, модераторами проводились мастер-классы по инновационным направлениям образовательной деятельности.
В течение недели в образовательных организациях района велась подготовка нормативных документов, необходимых для организованного начала 2016/2017 учебного года: утверждались учебные планы, решались кадровые вопросы.
11 августа в Исполнительном комитете проведено собеседование с директорами базовых школ по кадровому обеспечению образовательного процесса.
Методистами отдела образования совместно с директорами школ разрабатываются критерии Соглашения по достижению целевых ориентиров на 2016/2017 учебный год.
12 августа в отделе образования состоялось заседание методического совета, на котором были определены приоритетные направления работы муниципальной методической службы на 2016/2017 учебный год.
Алар төрле категория гаиләләргә социаль проблемаларны чишүдә хезмәт күрсәттеләр.
Теләче №2 балалар бакчасы Теләче муниципаль районындагы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында 2015-2016 уку елы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән рейтингта беренче урынны яулады һәм республика күләм үткәрелүче“Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы-2016” конкурсында катнашу хокукына ия булды.
Бу көннәрдә “Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы-2016” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде: республика күләмендә 10 авыл һәм 20 шәһәр балалар бакчасы җинүче дип табылды һәм алар арасында Теләче №2 балалар бакчасы да бар. Теләче №2 балалар бакчасы коллективын бу лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
2016 елның 11 август көнне, җылылык сезонына әзерләнү һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын дөрес итеп үтәү максатыннан, шулай ук, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2016 елның 28 апрелендә чыккан 741 нче номерлы күрсәтмәсенә таянып, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н. А. Муртазин үзенең белгечләре, дәүләт янгынга каршы хезмәте, полиция, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, электр челтәре һәм газ хезмәткәрләре белән берлектә Теләче муниципаль районында яшәүче авыр тормышлы, социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең, ялгыз яшәүче 80 яшьтәге һәм алардан өлкәнрәк булган гражданнарның торак шартларын тикшерделәр.
Уртанчылар төркеме балалары курчак театрын бик яраталар. Курчаклар белән уйнаганда балаларга таныш һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алабыз. Мәсәлән “Шалкан”, “Теремкәй”, «Йомры икмәк” һ.б.
Балалар курчак театрын карап кына калмыйлар, ә үзләре дә шул рольләргә кереп уйнарга яраталар. Курчаклар белэн уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Аның хәтере үсә. Курчак театрлары балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һәм эхлакый тәрбия бирә.
11 август көнне Теләче балалар китапханәсендә, дөньякүләм танылган британия язучысы, шагыйрь, тарихчы, борынгы әйберләр туплаучы, чыгышы белән шотландияле адвокат - Сэр Вальтер Скоттның тууына 245 ел тулу уңаеннан, “Вальтер Скотт: жизнь и личность” , дигән күргәзмә – диалог оештырылды. Әлеге күргәзмәнең мәгънәсе аның китапларында гына түгел, ә ике яклы әңгәмә коруда иде. Китап укучыларга аралашу кирәк. Биредә һәркем авторның әсәрләре турында үз фикерен әйтә һәм башка китап укучылар белән әңгәмәдә катнаша ала иде.
Экскурсия искиткеч матур үтте.Ындырда эш кайный,балалар таудай арпа, арыш көшелләре белән танышып,тырыш- уңган авылыбыз хезмәтчәннәрен күреп сокланып кайттылар.