Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан чишмә. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора. 2016 елны җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән бу чишмәне төзекләндерү эшләре алып барылды.
Яңартылган чишмәне күрсәтү максаты белән, зурлар төркеме тәрбиячеләре 9 нчы август конне балалар өчен экскурсия оештырдылар.Экскурсия барышында балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук тәрбиячеләре аларга табигый сулыкларны сакларга ,аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәрттеләр.Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды:алар хәрәкәтле уеннар уйнадылар,чишмәнең чиста салкын суы белән сусауларын бастылар. Салкын чишмә суын үзләре белән пластик шешәләргә тутырып алып кайтып, кечкенә дусларын да сыйларга онытмадылар.
Дәреснең төп максаты булып: туган тәбигатебезне ярату, чишмәләрнең килеп чыгу тарихын өйрәнү, аларны саклау һәм чистарту эшләре алып бару. Үткәрелгән дәрес балаларның күңелләрендә зур тәэсир калдырды. Укучылар үзләренең уй теләкләре белән уртаклаштылар. Дәрес “Саклыйк чишмәләребезне"- дигән девиз астында үтте.
Бүгенге көндә мәдәният йортын тантаналы ачу өчен сценарий язу өстендә эшлиләр, биюләр, җырлар өйрәнәләр.
Регистрация 9:30 сәгатьтә Теләче авылы паркы каршында башланачак
2016 елның 8 августы көнне Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов имзалаган 2016 ел уңышын җыеп алуда катнашкан механизаторлар арасында 3 конлек аралыгында беренчелеккә чыккан комбайнерларны буләкләү буенча 5 нче номерлы Протокол нигезендә алдынгы комбайнерларга акчалата премия бирелэ.
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Нәкъ менә мәктәпкәчә нәниләр аралаша башлый, уен, уку, хезмәт һәм спорт эшчәнлегендә катнаша. Эшчәнлекнең һәрбер күрсәтелгән төре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү өчен кулланыла . Шушы темага кагылышлы балалар әдәбиятеннан башлау бик урынлы, аннан янгын куркынычсызлыгы элементларын балалар уенына кертү бакчабызның төп бурычлары булып тора.Соңгы араларда балалар арасында янгыннарны кисәтү буенча системалы эш алып баруда кискен ихтыяҗ туды. Тәрбияченең бурычы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып куркынычсызлык таләпләре белән таныштыру, кирәкле белемнәр белән коралландыру. Балалар белән эшләгәндә төрле укыту чараларын (рәсемнәр, альбомнар, фотографияләр, кинофильмнар һ.б.) максималь рәвештә кулланыла.Мәсәлән, бүген тәрбияче Ибрагимова А.Р.беренче кеченәләр төркемендә"Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"буенча әңгәмә уздырды. Сөйләшү барышында янгынның никадәр куркыныч булуы hәм ут белән бик сак булырга кирәклеге турында аңлатылды .С.Маршакның "Песи өе" әкиятен укыды. Балалар кызыксынып тыңладылар,бик теләп сорауларга җавап бирделәр.
Бу чара китап укучыларны кызыксындыру, китап укуга тарту максатыннан оештырылды. Күргәзмәгә бакчачылык, яшелчәләрне кышка әзерләү рецептлары буенча китаплар, шулай ук кәрҗин белән яшелчә, җиләк – җимешләр куелды.
Дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. 6 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар белән дуслык,татулык темасына багышланган мәкальләр укыдык.