Барысы 6 команда катнашкан уеннар Саба районы һәм төньяк район командалары арасында үтте. Алар: Саба -1,Саба – 2, Саба -3, Теләче, Кукмара, Балтач командалары. Теләче командасы егетләре 3 урынга лаек булды. Команда составында төп Теләче мәктәбе укучылары иде, тренерлары: Мубаракшин Ф.М., Галимов Н.М.
2016 елның 25 апреле көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә, экологик акция кысаларында, Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Бариева Рузилә Барый кызының өй тирәсен чистартуда булыштылар.
Рүзилә апа әлеге ярдәмнән бик канәгать калды. Килгән “кунакларны” рәхмәт сүзләре белән озатты.
Ярышта республиканың 10 районы җыелма командалары катнашты, укучылар шахмат, өстәл теннисы,теория,иҗади конкурс та көчләрен сынадылар. Нәтиҗәләр буенча, Теләче районы командасы 4 нче урынга лаек булды,шәхси беренчелектә нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Спорт төрләре буенча:
Шахмат:
Яхин Рәдиф – 1 урын
Өстәл теннисы:
Тимербаев Илнар - 1 урын
Эстафета – 2 урын
Тукай айлыгы дәвам итә. Балалар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итәләр. Үзләре дә бик активлар: Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясыйлар, кроссвордлар чишәләр, Тукай шигырьләрен ятттан өйрәнәләр.
Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәтү; җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булдыруга басым ясау, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән үткәрелә. Әлеге дата кысаларында "Мәрхәмәтле Татарстан " акциясе уза. Әлеге акциягә Айдар мәдәният йорты эшчеләре һәм берләшмә членнары да актив катнашты. 22 апрель көнне авыл эчләрен тәртипкә китереп, чистарту эшләрен башкардылар. "Мәрхәмәтле Татарстан " акциясесендә бердәм катнаштылар.
Әлеге акциядә авылның яше-карты, мәктәп балалары да катнашкан.
Балалар бәйрәмдә Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.Зурлар төркемендә йөртүче балалар кечкенәләр төркеменә “ су анасы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бакчабызның яшь баянчы Мухаметханов Айбулат баянда “Туган тел” көен уйнап күрсәтте. Балалар кызыксыну һәм шатлык белән әлеге бәйрәмдә катнаштылар.
25 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 ел 25 нче мартында расланган № 538 /16 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде . Әлеге тестта Югары Кибәхуҗа урта мәктәе укучылары да катнашты.Татар теленнән имтихан белән IX сыйныф укучылары өчен сынаулар башланып китте. Алдагы имтиханнарны тапшыруда укучыларга зур унышлар телибез.
Мәктәбебез хезмәткәрләре һәм укучылар мәктәп яны участогын һәм билгеләнгән территорияне тәртипкә китерү өчен өмәгә чыктылар.Ел саен уздырыла торган бу чара быел да оешкан төстә узды. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү һәркем өчен дә күңелле шул. Максабаш мәктәбе коллективы мәктәп территориясен, беркетелгән участокларны төзекләндерү, чистарту эшләрен дәвам итә. Урамнарны, тирә - ягыбызны чиста, тәртиптә тоту һәркайсыбызның бурычы!