2016 елның 27 апреле көнне Теләче районныннан 20 кешедән торган делегация авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район ветеринария берләшмәсе белгечләре, хуҗалыкларның зоовет белгечләре Балык Бистәсе районының “Кулон” Агрофирмасында республика зонаара киңәшмәсендә катнаша. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы терлекләрен җәйге лагерьларга күчерү һәм 2016 елның 1 кварталына терлекчелек эшчәнлегенә анализ сораулары карала.
26 апрель көнне Баландыш балалар бакчасында халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Без Тукайлы халык” исемле бәйрәм үткәрелде. Бакча балалары шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрация ясадылар,сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
19 – 22 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиадасының йомгаклау туры узды. Беренче турда барлыгы 12 меңнән артык укучы һәм студент катнашты. Аларның 500 е йомгаклау турына чакырылды. Катнашучылар татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиадасы биремнәрен башкардылар, Г.Тукай һәм М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация белән чыгыш ясадылар. Ял вакытларында көч сынашучылар Казан шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләре, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе һәм башка чараларда катнаштылар. Әлеге Халыкара олимпиадада Теләче урта мәктәбенең 11 а сыйныфы укучысы Фәсхетдинова Алинә “Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче” номинациясендә җиңү яулады. Алинә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды һәм планшет белән бүләкләнде. Алинәне бу мәртәбәле олимпиадага югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Асадуллина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
25 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары район күләмендә үткәрелгән куркынычсыз тәгәрмәч конкурс- ярышта булып кайттылар.Мәктәбебездә эшләп килүче “Светофор” түгәрәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары бу ярышта үзләренең ПДД буенча белемнәрен тикшерделәр. Ярышның “Велосипедта фигуралы йөрү” турында 3 нче призлы урынны алдылар.ПДД буенча уздырылган конкурслар укучыларыбызны төрле хәвефләрдән сакланырга өйрәтә, юлларда иминлекне арттыра.
26 апреля 2016 года прошли два последних общих собрания первичных отделений Партии: в 14.00 часов в Старозюринском сельском клубе Старозюринского первичного отделения и в 16.00 часов в здании Узякского сельского дома культуры прошло Общее собрание Узякского первичного отделения Партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ» Узякского сельского поселения Тюлячинского муниципального района РТ. Вели собрания Секретари первичных отделений Раиль Мараков и Вальтер Котников. На собраниях первичек принял участие руководитель исполкома Тюлячинского местного отделения Партии Роберт Арсланов. Он более детально рассказал участникам собрания о Регламенте проведения ПГ, о задачах стоящих перед партийной организацией по организации и проведению ПГ в партийных ячейках и в целом по местному отделению, и о партийной мобилизационной кампании.
Напомним, что предварительное голосование состоится 22 мая 2016 года, с 8 часов утра до 20 часов вечера. На территории нашего района будут работать 6 участков голосования.
26нчы апрель көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар ,тәрбиячеләр белән берлектә, Теләче җирлекара кипапханәсе уздырган “Тукай язы-шигъри яз» дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә катнаштылар. Балалар бәйрәмдә Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр, аның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырларын җырладылар, Тукай язган әсәрләр буенча костюмнар парады белән чыгыш ясадылар. Балаларның чыгышлары тамашачыларга да һәм бәйрәмне оештыручыларга да бик ошады . Балалар үзләре дә бәйрәмнән күп яхшы тәэсирләр алдылар.
Барлыгы 12 команда,150 кеше катнашты. Тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче районы командасы да бик актив чыгыш ясады.
26 апреля исполнилось ровно 30 лет со дня страшной катастрофы на Чернобыльской АЭС. В современном мире чернобыльская катастрофа является крупнейшей в истории атомной энергетики. В связи с этой трагической датой в Тюлячинской средней школе прошла встреча с участником ликвидации аварии на Чернобыльской АЭС майором запаса Нуртдиновым Р.Р., он встретился с учащимися 9-б класса. Из нашего района принимали участие в ликвидации аварии 9 человек. На сегодняшний день в живых пятеро. Мы перед ними склоняем свои головы.
Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 26 апрель көнне 3нче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны ачып, бакча мөдире Габдулхакова Г.В. чыгыш ясады. Ул милләтебезнең йөзек кашы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилей көнне музыка җитәкчеләре очрашуның туры килеүен азсызыклап , семинарны “И туган тел, и матур тел” дигән җыр белән башлап җибәрүне тәгъдим итте. Семинарның беренче өлешендә музыка җитәкчеләре шөгылләр, мастер-класслар күрсәттеләр.
Семинарның икенче өлешендә Узәк, Теләче балалалар бакчасының музыка җитәкчеләре төрле актуаль проблемаларны һәм аны чишү алымнарын докладлар аша семинарда катнашучыларга җиткезделәр.
Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия методисты Саетова А.Н. чыгыш ясады. Ул уз чыгышында музыкаль тәрбия бирү эшен федераль дәүләт белем стандарларына туры китереп оештырылу, музыка җитәкчесенең эшен планлаштыру үзенчәлекләре белэн таныштырды, музыка җитәкчеләрен һәм балаларны төрле конкурсларда актив катнашырга чакырды.