Иҗат төркемендә катнашучылар хезмәт ветераны Хәсәнова Нурфия апаның иҗат эшләре белән таныштылар, бәйләү, аппеляция ясау серләренә өйрәнделәр. Әлеге очрашу түгәрәк өстәл артында Нурфия апалары пешереп алып килгән коймаклары белән сыйланып алдылар.
Буыннар бәйләнешен ныгытучы мондый эчтәлектәге мәдәни чаралар “Хәзинә” клубында киләчәк тә дәвам итәчәк.
Алар клубыбыз да урын алган музей почмагы белән таныштылар, төрле спорт уеннары уйнадылар.
Нинди генә кичә үткәрсәк тэ ,ветеран укытучыбыз безгә үзенең киңәшләрен бирә.
Бу атнада кисеп- ябыштыруда без җыртып ябыштыру алымын кулланып көзге агач ясадык. Әлеге оешкан белем бирү эшчәнлегенә түбәндәге бурычлар куелды:
1. Балаларны әлеге аппликация төре белән таныштыру.
2. Төсле кагәзь һәм клей белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
3.Кул-чукларын камилләштерүне дәвам итү.
Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.