Куб, өчпочмак, квадратлар... Бу геометрик фигураларны танып белү дәресләре балалар бакчасыннан ук башлана. Аларда балалар мондый төр фигураларны уенчык итеп кенә күрми, ә предметның зурлыгы яки кечкенәлеген өйрәнү өчен файдалана. Әлеге “Акбайга матур өй” дип аталган дәрестә кечкенәләр төркеме балалары катнашты. Предметларны конструкторлау, бер-берсенә тәңгәл китерү серләренә төшенделәр. Тәрбиячеләре Рахимова Л.Н. әйтүенчә, балалар әлеге дәресләрдә аеруча актив, алар уенчыклардан төрле төзелеш объектлары төзи, үзләренең хезмәтләренә сөенәләр.
Шармыщ авылы китапханәсендә шагыйрь, язучы, драматург М.Ю. Лермонтовның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Герой нашего времени» дип исемләнгән әдәбият сәгате уздырылды. Китапханәдә «Любовь к библиотеке через творчество М.Ю. Лермонтова» исемле стенд әзерләнде. Әлеге чарада талантлы язучының тормыш юлы, иҗаты тагын бер кат искә төшерелде, укучылар яратып укый торган әсәрләре турында фикер алышынды.
21 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрелде. Укучыларны китапханәче Альбина Рахматуллина китапханә белән таныштырды. ”Китаплар өе” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Шулай ук укучыларга тантаналы рәвештә ”Мәдәни көндәлек” тапшырды. Бу көндәлек республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәчәк. Ә дәрескә кадәр Татарстанның дәүләт символлары һәм истәлекле урыннарына багышланган презентацияләр белән таныштылар.
21 октябрь көнне «Шигьри тәлгәшләр» берләшмәсенә йөрүче балалар белән «Көзге мизгелләр»дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә алар бигрәк тә Фәнис Яруллинның туган якка, табигатькә багышлап язылган шигырьләрен бик яратып укыдылар.
Очрашуда Габдрәүф абый үзенең үткәне турында бик күп сөйләде.
Анын бердәнбер улы Рафик хәрби хезмәттә 1983 елның май аенда очкыч
шартлап һәлак була. Барлык авырлыклар онытыла, бала хәсрәте хич тә йөрәктән китми,- ди ул.