ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта  Кече Кибәхуҗа  җирле үзидарәсенә кергән Олы Кибәхуҗа авылында  яңа ачылган мәдәният йорты  янәшәсендә  авыл халкы ярдәме белән  хоккей площадкасы төзү эшләре башланып  киткән.  Авыл яшьләре безгә бик теләп булыша бу эштә, рәхмәт аларга!” - дип хәбәр итте безгә мәдәният йорты директоры Рафил Хуҗин. 

Бүген, 21 октябрь Олы Мишә урта мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” дигән дәрес  үткәрелде. Әлеге мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлдерелгән проект нигезендә башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләре  белән   үзләре яшәгән шәһәрдәге, райондагы музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрерләр, башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр.  Бу проект Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган. 

“Күренекле талант иясе” дигән китап күргәзмәсе куелып, иҗатына күзәтү үткәрелде. Балалар язучыны әкиятләрен искә төшерделәр, шигырҗләрен укыдылар.
Роберт  Миңнуллинның иҗаты, тормыш  юлы  турында  сөйләде, китапларын  тәкъдим итте. Шагыйрьнең шигырьләрендә өлкәннәр белән балалар  арасындагы проблемалар балалар аңларлык дәрәҗәдә гади итеп күрсәтелә. Аның бер  генә  китабы да балалар  игътибарыннан читтә калганы  юк, шигырьләрен балалар яратып укыйлар.

20 октябрь көнне Иске Җөри авылы  китапханәсендә “Китап  иле-серле дөнья” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә укучы балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштыру максатыннан оештырылды. Күргәзмәгә яңа кайткан балалар китаплары куелды.   

20 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә " Табигатьнең гүзәл мизгелләре" дип исемләнгән  экологик дәрес  үткәрелде. Китапханәче балалар белән "Кошлар һәм җәнлекләр көзгә керә" дигән темага әңгәмә корды. Кыргый хайваннар, кош-кортлар турындагы китаплар белән таныштырды. Балалар бик кызыксынып китапханәчене тыңладылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Үзләре дә китапханәче әйткән һәрбер мәкальне һәм табышмакны кабатлап бардылар.

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның иң яраткан түгәрәкләре -“Бадминтон”. Бу түгәрәк атнага 3 тапкыр үткәрелә. Укучылар анда бик теләп йөриләр. Түгәрәк җитәкчесе Заббаров А.Ф. балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләүдә үзенең бөтен көчен куеп эшли. 

   Олы Мишә урта мәктәбендә начар гадәтләргә каршы профилактик чаралар айлыгы бара. Укучыларга” Начар гадәтләргә-ЮК!” исеме астында рәсем конкурсы игълан ителде. “ Сәламәт яшәү рәвеше”, “ Наркоманиягә-ЮК”,          ” Начар гадәтләргә – ЮК!” темаларына сыйныф сәгатьләре үтә. Хәрәкәтле уеннар, спорт уеннары аша балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндибез. Укучыларыбыз шушы чаралар аша дөрес яшәү юнәлешен сайлыйлар.

2015 елның 20 октябрь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәгенең  гаилә бүлеге хезмәткәрләре, «Тату гаилә» клубы кысаларына таянып,  социаль яктан куркыныч гаиләдәге һәм авыр тормышлы гаиләдәге  әниләр очен «Мәрхәмәтле башлангыч» дип исемләнгән  чираттагы дәрес үткәрелде. Бу дәреснең төп максаты: гаиләдә  бер–берсе белән аралашу ягын дөрес юнәлешкә кертеп җибәрү һәм ата-аналар тарафыннан тәрбияләү процессына кызыксындыру уяту.

Шушы очрашуның ахырында әниләргә кыска гына видео ролик күрсәтелде. 

Мәдәният йортында үткәргән һәр кичә төрле спорт уеннары, балаларның вакытларын мавыктыргыч итеп үткәрү өчен оештырыла.

  20 октябрь көнне Урта Мишә авылы клубында «Спорт сәламәтлек чыганагы» дигән исем астында теннис ярышы үткәрдек. Ярышта мәктәп укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International