ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Бәйрәм дәвамында түбәндәге конкурслар уздырылды:  яфраклардан аппликация ясау, театральләштерелгән конкурс, хәтта балалар үзләренең пешеру осталыкларын да күрсәтә алдылар бу бәйрәмдә.
Лесной авыл клубында клуб берләшмәләре үз эшчәнлеген дәвам итәләр.  Шул сәбәпле  клубта  шушы авылда яшәүче  Эльвира Сагдиева «Бүләк» берләшмәсенә йөрүче балаларга мастер-класс уздырды.  Ул үз куллары белән уенчыклар ясау сере белән бүлеште. 
Бу чарада укучылар бик актив катнаштылар: үзләренең  иҗат җимешләрен һәм башка күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Балалалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да.Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. 


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “2015 ел - Әдәбият елы” дигән стена газетасы чыгарылды.

Хәзерге вакытта балалар өчен бик күп журналлар нәшер ителә. Китапхнәдә балалар  «Салават күпере», «Ялкын», «Непоседа», «Мәйдан» журналлары белән якыннан таныша, аларны өйгә алып укый да алалар.

Максабаш башлангыч мәктәбе укучыларының иң яраткан түгәрәкләре “Бадминтон”. Укучылар түгәрәккә бик теләп атнага 3 тапкыр киләләр. Бу түгәрәкне Нәҗметдинов Әсхәт абый  үткәрә. Түгәрәкнең максаты: укучыларны  бадминтон уйнарга өйрәтү, осталыкларын арттыру, спортка мәхәббәт һәм үзара дуслык тәрбияләү.

Көз муллык алып килә.  Игенчеләр тырышып-тырышып иген үстерделәр.  Без яратып ашый торган берсеннән-берсе тәмле, печенье,вафли, тагын әллә нинди төрле-төрле камыр ризыклары барысы да басуда үскән игеннән әзерләнә.  Шулай да бу татлы ризыклар арасыннан иң-иң тәмлесе ипи!  Ипи кайдан барлыкка килгәнен өйрәндек бүген. Бүген Олы Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Ипи-бар нәрсәгә баш” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Китапханәчеләр Үзәк бистәсендә урнашкан “Сәйлән” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә булдылар. Бибилиотекарь апалары алып килгән матур китапларны күргәч балалар бик сөенделәр. Алар китапларны рәхәтләнеп карап чыктылар, укыдылар һәм соңыннан үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ә безне, үз чиратында яшь буынның китаплар белән кызыксынуы аеруча шатландыра. Мондый акцияләр үткәрү китап укучылар санын арттырып кына калмас, безнең балаларны кешелеклерәк, белемлерәк, мәдәниятлерәк тә итәр дип өметләнәбез. 
Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.
Айдар мәдәният йортында да авыл яшьләре һәм студентлар өчен спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенә төшендерү; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүне аңлатуда зур урын бирелә. Алар өчен спотрның барлык төре кызыклы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International