ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Анда укучылар китапханәченең эше белэн таныштылар, узлэрен кызыксындырган сорауларга жавап таптылар. Ахырдан узлэрен китапханэче урынына куеп бер-берсенэ китаплар бирделэр.

16 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылары берлегенең А.Алиш исемендәге премия лауреаты Җәүдәт Харис улы Дәрзамановның тууына 70 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең иҗатына күзәтү үткәрелде.  Җ.Дәрзаманов төп иҗат мәйданы балалар әдәбиятын үз эченә ала. Шул уңайдан китапханәче Гөлия Шакурова балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары балалар язучының "Безнең әлифба", "Күзле кычыткан", "Серле янчык", "Карурман кунаклары" дигән китапларыннан төрле елларда иҗат ителгән самими шигырьләрен, әкият - поэмаларын укыдылар, кайсыларын яттан да сөйләделәр. Җ.Дәрзамановның шигырьләре аларда зур кызыксыну уятты, алар язучының китапларын өйләренә дә яздырып алдылар.

Дәреснең максаты  сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә һәм инвалидларга карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру. Дәрестә һәр укучы инвалидларга карата үзендә сабырлык, хөрмәт сыйфатлары булдыру кирәклеген аңлады.

Балаларның сөйләм активлыгын үстерү максатыннан, табигатьтәге  көзге үзгәрешләр буенча күзаллауларын киңәйтү;  көзен үсемлекләр һәм хайваннар тормышындагы үзгәрешләрне ныгыту , табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,  табигатьнең матурлыгы белән хозурлану  максатыннан, мәктәпкәчә әзерлек төркемендә әти-әниләргә һәм балаларга “Көзге манзара”, “Көзге яфраклар һәм чәчәкләрдән гербарий” ясау биреме бирелгән иде. 

17 октябрь  көнне Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең III  җәйге спартакиадасы булды. Мәктәбебезнең Баландыш төп мәктәбенең физкультура укытучысы Заббаров А.Ф. бадминтон буенча I урынны алды. Хезмәткәребезне чын күңелдән чираттагы җиңүе белән котлыйбыз! 

Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы.  Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.

     Көз- үзенчә матур ел фасылы. Бу уңайдан безнең бакчабызда “Көзге муллык” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Һәр группада да, әти-әниләр ярдәме белән, табигый материаллардан кул эшлэнмэлэре (поделка) ясалды.

Алар мәктәп программасында каралган әдәбият белән генә чикләнмичә, үзләрен кызыксындырган башка әсәрләрне дә теләп алалар.  Укучылар китапханәгә килгәч шулай ук шашка, шахмат уйныйлар, газета – журналлар белән танышалар.
Укучылар юбилярның биографиясы белән дә таныштылар. “Сабыйлык иленә сәяхәт” дип исемләнгән күргәзмәдә аның төрле елларда басылып чыккан китаплары урын алды.
Анда команда составында районыбыз яшьләре дә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Мәсәлән,100 кг. кадэр үлчәү авырлыгында классик тордэ Нургалиев Раил  – беренче, шул ук үлчәүдэ Галлямов Муса – оченче, 75 кг.да Гиниятуллин Ильдар  – дүртенче урынга лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International