ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Кичә башкалардан аерылып  торды. Бәйрәмне табигать кочагында уздырдылар.   Очрашу  төрле спорт ярышлары, җыр һәм бию белән үрелеп барды. 

Бәйрәмдә Саба  урман хужалыгы директоры  Васил Гыйззәтуллин, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин да катнашты.

   Чара Арчадан килгән коллегаларыбыз катнашындагы концерт, «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү», «Канат тартышу» кебек уеннар белән үрелеп барды.  
"Серле сандык"та китап яратучылар өчен кызыклы китаплар урын алды. Укыган китаплардан алган фикерләрен язып куяр өчен шунда ук "Тәкъдимнәр һәм фикерләр дәфтәре" дә бар. "Серле сандык" гаиләдән гаиләгә күчеп йөриячәк. Китапларның кайсы гаиләдә булуы махсус дәфтәрдә теркәлеп барылачак. "Серле сандык" иң беренче булып Рахимовлар гаиләсенә тапшырылды.
2015 елның 11 сентябрь конне “ Родник ”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбендә укучы 8-10 сыйныф укучылары белән очрашты. “Ирекле волонтерлар” булырга чакырды, һәм аларны алдагы көндә ничек итеп эшләргә икәнен аңлатты.

Шул уңайдан район  үзәк паркында мәдәният йорты үзэшчәннәре тарафыннан оештырылган бәйрәм  концерты  узды. Концертта Флюза Галавиева, Ильсур Шайдуллин, Әльфия Поташова,Зульфия Ибрагимовалар башкаруындагы җырлар яңгырады.  

Әдәбият елы уңаеннан Субаш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче Петрова Л.П. укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Сәнгатьле китап укучы балаларга ул бүләкләр тапшырды.

2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә депутаталарын сайлаулар булып узды. Ямбулат авылында да сайлаулар тыныч һәм гадел шартларда үтте. Көн дәвамында концерт алып барылды һәм чәй табыны әзерләнде

Шуларның берсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илебезнең азатлыгы, безнең тыныч тормышыбыз өчен үзләренең  гомерләрен  аямыйча яу кырында ятып калучыларга һәйкәл төзетте. Без Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре уз чиратыбызда  һәрдаим аны чүп үләннәреннән арындырып, чәчәкләрне тәртиптә тотып карап торабыз. Без бу эшебезне үзебезнең бурычыбыз итеп, җаваплы карыйбыз. 
7 нче сентябрьдан 14 сентябрьга кадәр Республикабызда “Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы ” ирекле акциясе узган көннәрдә 12 сентябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты үзешчәннәре- " Бәхетле балачак" бию берләшмәсе Айдар авылында гомер итүче тыловик Багаутдинова Шәмҗиян әби йортына барып концерт программасы күрсәтте. Шәмҗиян әбиебезнең күңеле тулып рәхмәтләр әйтеп озатып калды.

Субаш авылы мәдәният хезмәткәре  иҗтимагый   эшче белән берлектә  “Көзге яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы”  кысаларында,  тыл ветераны Анна Платоновага бакча эшләрендә ярдәм күрсәттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International