ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

“Экстремизмга - юк” айлыгы кысаларында  12 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сак бул, экстремизм!” темасына күргәзмә куелып, китап укучылар белән әңгәмә оештырылды. Барыбызның да теләгебез бер: халыклар дус яшәсен, дөньялар тыныч булсын.

 Безнең нинди һаваны сулавыбыз урманнарның күләме һәм  нинди халәттә  булуыннан тора. Аннан башка урман безне туендыручы   да, киендерүче дә, җылытучы һәм дәвалаучы да. Шуңа күрә кемнең хезмәте урман хуҗалыгы белән бәйле , аларны без  киләчәкне саклаучылар дип атый алабыз.

    15-17 нче сентябрь көннәрендә безнең илебездә иң зур масштаблы экологик бәйрәмнәрнең берсе – Россия урман көне билгеләп үтелә. Бу вакытка гадәт буенча массакүләм урман утыртулар, табигатьне саклау  акцияләре оештырыла.

Анда буклет, брошюралар куелды. Күргәзмәдә кеше күп йөри торган җирләрдә утлы коралдан ату очракларын күргәндә, шикле пакет – сумкаларга юлыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүматлар алырга, куркыныч туган очракларда  шалтырату өчен телефон номерларын күрергә мөмкин. 
Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә өч сайлау участогы эшләде. Алар Югары Кибәхуҗа авылында-№2689, Төрек-Тәмте авылында- 2690, Максабаш авылында -№2691. Иң беренче һәм яшь сайлаучыларга комиссия тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шармыш авылыннан Пашагин Роман (7 яшь) һәм Маланина Альбина (11 яшь) авылның библиотекаре Терентьева И.В. җитәкчелегендә “Минем Пушкиным” исемле бөтенроссия күләмендә узучы балалар рәсемнәре конкурсында катнаштылар. Алар язучыга һәм аның иҗатына булган хисләрен кәгазь битенә төшерделәр. Балаларның иҗат эшләре бөтенроссия конкурсы комиссиясе каравына җибәрелде.

Кешенең киләчәге – үз кулында. Бу көнне Олы Нырсы авылы җирлегендә яшәүчеләр Республикабызның, районыбызның, үзләренең hәм якыннарының язмышына битараф калмадылар. Олы Нырсы җирлегендә сайлаулар бик актив үтте. 

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әйтемне еш ишетергә туры килә. Ә бит бу сүзләрдә хаклык чыннан да зур. Сәламәтлек безнең иң зур байлыгыбыз. Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. 
Республика хәйрия акциясе кысаларында 11 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеменә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, 1936 елгы Потанова Маруся әбигә һәм 1938 елгы Каримова Зәйтүнә әбигә көзге уңышны алуда, бакча эшләрендә  булышлык күрсәттеләр.  
14 – сентябрь көнне Максабаш балалар бакчасында  янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен кабаттан  тикшерү максатыннан  Теләче һәм Саба районнары буенча төп белгеч -эчке эшләр майоры Тимерханов Ленар Марселевич  килде.

Җәй буе Максабаш башлангыч мәктәбе коллективы мәктәп яны тәҗрибә участогында тырышып эшләде. Безнең хезмәтебез нәтиҗәсендә мәктәбебез, тирә-якка ямь биреп, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Без шулай ук яшелчәләр үстерүгә дә зур игътибар бирәбез. Бигрәктә кишер һәм чөгендердән мул уңыш җыеп алабыз. Чөнки алар составында кеше организмы өчен кирәкле витаминнар күп. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International