ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Айдар авыл җирлегендә  сайлаулар оешкан төстә узды. Айдар сайлау участогында 240 сайлаучы, Субаш сайлау участогында 179 сайлаучы бар иде. 419 сайлаучының 418-е сайлауда үз тавышын бирде. Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре дә әлеге җаваплы эштә читтә калмады. Концерт прогаммасы әзерләнде һәм сайлаучылар кайнар коймак белән сыйланды.

Безнең Шәтке балалар бакчасында физик тәрбия махсус физкультура дәресләрендә,шулай ук уен эшчәнлегендә һәм балаларның көндәлек тормышында гамәлгә ашырыла. Балалар фикультура дәресен көтеп алалар һәм бик яраталар.

Сайлаулар Лесной авылында  бу юлы да оешкан төстә узды.Тавыш бирүләрдә авылдашлар   актив катнашып, үз гражданлык  бурычларын намус белән үтәделәр. Иртәдән  музыка куелган иде,  сайлаучылар төрле тәм-томнар белән җылы чәй эчә ала иделәр

Балалар иҗат үзәгенең «Туган як серләре» түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Касимова Ләйсән Ракыйф кызы җитәкчелегендә, 13 сентябрь көнне Миннегөл әбигә ярдәм итергә бардылар. Балалар аның йорт- җирләрен җыештырып чыгардылар, ишек алларын себерделәр. 

 13 сентябрь көнне Үзәк авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президентын сайлау, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулары булып узды.

Сайлаулар Лесной авылында бу юлы да оешкан төстә узды.Тавыш бирүләрдә авылдашлар  актив катнашып, үз гражданлык  бурычларын намус белән үтәделәр. Иртәдән музыка куелган иде,  сайлаучылар төрле тәм-томнар белән җылы чәй эчә ала иделәр.

Авыл халкының күңеленә матур җырлар, «Икмәк булса – җыр да була» дип исемләнгән күргәзмә, табадан гына төшкән кайнар коймак белән самовар чәе бик хуш килде. Көн уртасына 80% сайлаучы тавыш биргән иде.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
 “Игътибар, балалар!” акциясе кысаларында, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Шамсутдинова И.А һәм тәрбияче ярдәмчесе Миронова Г.П белән берлектә экскурсиягә чыктылар.  Урам белән танышуны  балалар үзләре бакчага йөри торган юл турында сөйләшүдән башладылар. Балалар бакчасы Теләче аша узучы юлдан ерак түгел урнашкан. 

Бүген әйләнә-тирә дәресендә Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Көзнең үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар һәм кошлар тормышындагы үзгәрешләр күзәтелде. Басу-бакчалардагы көзге эшләр турында әңгәмәләр үткәрелде. Гербарий өчен көзге яфраклар җыелды. “Көз” темасына рәсем ясарга өй эше бирелде.

14 нче сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары район буенча уздырылган « Яшь армейцлар  алга!»  хәрби-спорт уенында катнаштылар. Бу ярышларның максаты булып ,укучыларга патриотик тәрбия бирү, аларның физик әзерлекләрен тикшерү тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International