ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Чара ГТО нормативларын тапшыручы  яшьләрнең физик әзерлеген тикшерү һәм мәктәп укучыларында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Ярышларда районның Теләче, Үзәк, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Алан, Баландыш, Иске Җөри һәм Олы Мәтәскә мәктәпләреннән 8 команда катнашты. Ярыш программасы нигезендә катнашучылар үзләрен теоретик, хәрби-тактик һәм ГТО нормативларын тапшыру буенча сынадылар.  
«Игътибар, балалар” акциясенең йомгаклау этабы булып бүгенге уздырылган мероприятияләр булды. Чакырылган кунаклар мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. белән ГКУ “Фәнни һәм белем бирү  программасын финанслау дирекциясе БДД РТ "ның  әйдәп баручы белгече Закиров Д.Р. булды. Исхакова Л.Ф. белән Мөхәмәтҗанова М.Е. 2кечкенәләр төркемендә “Бәләкәчләрдә аю малае кунакта” диеп аталган күңел ачу чарасы; уртанчыларда Шәмсетдинова И.А.”Без урамнан барабыз”диеп аталган шөгыль;өлкәннәрдә Башарова Л.Х, Хисамутдинова Л.Н., Терло Э.В.  “Өч искиткеч төс” дигән шөгыльләр күрсәттеләр.  
Әлеге акциядә Айдар авылы китапханәсе дә катнашты. 13 сентябрь көнне китапханә каршында китап укучыларыбыз игътибарына, шәфкатьлелек, яхшылык, дуслык турындагы китап-журналларны үз эченә алган "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Шулай ук бу көнне китапханәгә килүчеләр мәкальләр, танылган шәхесләрнең яхшылык турында әйтелгән әйтемнәре язылган истәлекле бүләккә дә ия булдылар.

15 сентябрьдә Казаклар авылы китапханәсендә драматург, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәт (Гыйззәтуллин)нең тууына 120 ел булу уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнелде.

Күкчә авылы китапханәсендә танылган әдип һәм  җәмәгать эшлеклесе, прозаик, журналист, публицист, әдәби критик, тәрҗемәче, Татар­станның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге һәм Г.Исхакый исемендәге премияләре лауреаты, Гариф Ахуновның тууына 90 ел булу уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнде. Язучының “Чикләвек төше” повесте һәм “Хәзинә” романы югары бәяләнде.

14 нче сентябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Район китапханәсеннән кайткан яңа китаплар исәпкә алынып, алар буенча “Яңа китап - иң якын дус”китап күргәзмәсе оештырылды. Һәр яңа китап укучылар кулына барып җитәрлек итеп тәгъдим ителде. Китаплар буенча әңгәмәләр үткәрелде. Яңа китаплар китапханәгә килә алмаучыларның  өйләренә алып барып бирелде.

 

Мондый төр чаралардан китапханәчеләр дә читтә калмыйлар.  Ярминкәгә Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе һәм мәктәп хезмәткәре барды. Ярминкәдә сөт продуктлары, кайнатмалар, тозланган кыяр-помидорлар, салатлар һәм бәйләнгән әйберләр сатылды. Ярминкәгә халык күп килгән иде, алып барган әйберләр сатылып бетте. 

Шул уңайдан Россия Дәүләт Балалар китапханәсе тарафыннан “Биюче әкиятләр” дип аталган Халыкара, шулай ук “Минем Пушкин” - Бөтенроссия рәсемнәр бәйгеләре игълан ителгән иде. Әлеге бәйгеләрдә түбәндәге балалар актив катнаштылар: 

Һәр кичә сценарий ярдәмендә сәхнәгэ куела. 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан «Сез хөрмәткә лаек, кадерләребез»  дигән сценарий эшләнә. Сценарий буенча сәхнәдә өлкәннәр үзләренең осталыкларын күрсәтерләр дип планлаштырыла. 
Сайлауга килгән авылдашларыбыз хөрмәтенә чәй табыны, коймак,  казанда ботка пешерелде.  "Балкыш" җыр-бию ансамбле  катнашында концерт куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International