ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Аны  район башлыгы  Ильдус Фатих улы Зарипов алып барды. Комиссия эшчәлегендә Теләче районы прокуроры Сунгатуллин Р.Ф., район полиция булеге җитәкчесе Хайрутдинов А.Ф. катнаштылар.  


4
сентябрь, 2015 ел
җомга

 Күргәзмәгә М.Мәһдиевның фәнни - публицистик мәкаләләрен тупланган “Сызып ак нур белән...” җыентыгы, Н.Акмалның “Яңгырдан соң” дип исемләнгән повесть һәм хикәяләр тупланмасы, Р.Газизовның  бәяннар, хикәяләр, очеркларны үз эченә алган “Тәрәзәләр” исемле китабы, рус телендә Ф.Сафинның “Заблудившийся рассвет” исемле тарихи романы, А.Нурисламованың “Другой взгляд” дигән әсәрләр җыентыгы, А.Сагайдак-Усманованың әтисе Ш.Усмановның катлаулы тормыш юлын чагылдырган “Перебитые крылья” китабы һ.б. бик күп яңа китаплар урын алган. 

 Шул  исәптән  безнең  мәктәптә  17 нче августтан 17 нче сентябрьгә кадәр “Балалар иминлеге” айлыгы  бара. Әти – әниләр белән берлектә тәрбия  чаралары  үткәрелә.

 

 Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә шушы хәтер көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.  

Балалар иҗат үзәге түгәрәкләрендә бүген мәгълүмати минутлар, китап һәм брошюралар күргәзмәлекләре оештырыла, бер минут тынлык игълан ителә. Кече яшьтәге балаларга “Сизгер булыгыз” дип исемләнгән дәрес үткәрергә тәкъдим ителде. 

Бу дата Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә 2004нче елгы куркыныч вакыйгаларга бәйле рәвештә, 2005 елда федераль закон нигезендә билгеләнә. Беслан шәһәренең 1нче номерлы мәктәбендә булган  бу теракт  нәтиҗәсендә 300 кеше, шул исәптән 150 бала һәлак була.


Бу уку елында анда 29 укучы белем алачак. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң укучылар якты классларда беренче сыйныф сәгатләрен башлап җибәрделәр. Аларга тынычлык турында  дәрес  һәм БөтенРоссия ГТО дәресләре үткәрелде.

 Быел беренче сыйныфка 3 укучы килде. Укучыларны тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. 

Бу атналык дәвамында балалар бакчасына йөрүче сабыйлар районыбызның талантлы кешеләре белән очрашачаклар,шулай ук балаларның  үзләренә дә төрле өлкәләрдә булган  сәләтләрен ачарга мөмкинлекләр тудырылачак .Бүген  ,шушы атналык кысаларында, зур төркемнәрдә тәрбиячеләр "Сәләтле кешеләр" темасына әңгәмә үткәрделәр.Балаларга районыбыздан чыккан  талантлы шәхесләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International