ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Халкыбызның ярата торган бәйрәмнәренең берсе- милли бәйрәмебез Сабантуй.Бу бәйрәмдә халкыбызның милли традицияләргә тугрылыгы чагыла, хезмәт сөючән халкыбыз зурлана, матур җырлар җырлана, дәртле биюләр башкарыла. Бөтен дөньяга танылган милли бәйрәмебез 6 июнь көнне район үзәге Теләчедә, 7 июнь көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә булып үтте.Бәйрәмдә коллектив бик актив катнашты.Сабантуйлар бик күңелле үтте.
Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.6 июнь көнне Теләчебездә Сабантуе бәйрәме билгеләп үтте киң аланнарга җыелып, куңел ачтык. 
6 июнь көнне  Теләче авылы үзәк мәйданында  район  Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.  Яше –карты , бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Укучы балаларның, яшьләрнең күмәк чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел  күтәренкелеге бүләк итте.  

Балаларның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыруда мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры  зур роль уйный. Монда балалар рәхәтләнеп ял итәләр, төрле спорт уеннарында катнашалар. Бүген “Рекордлар көне” үтте. Бу чара укучыларның иҗади сәләтен арттыруга, дуслыкны ныгытуга китерә.

9 нчы  сыйныф укучылары  өчен имтиханнар төгәлләнде. Икенче мәҗбүри имтиханны  9 нчы  сыйныф укучылары   3 нче июньдә  рус теленнән  яздылар.  Хәзер балалар, укытучылар һәм әти –әниләр дулкынланып,  рус теленнән имтихан нәтиҗәләрен көтәләр.Уңышлар телибез!
      4 июнь көнне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, методист Җиһангәрәева Хания Миннебаевна, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларда белем бирү буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулловна Арча шәһәрендә  үткәрелгән тантаналы чарада - “Әлифба  бәйрәме” ндә катнаштылар. 

1 июнь көнне районның ял паркында Халыкара балаларны саклау көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде. Бәйрәмне үткәрүдә Балалар иҗат үзәге эшчеләре дә үзләренең өлешләрен керттеләр. Балалар өчен: “Әтәчләр”, “Кисү”, “Машина ярышы”, “Җиләк җыю”, “Асфальтка рәсем ясау” кебек уеннар үткәрделәр.Балаларга үткәрелгән чаралар бик ошады.

 

Конкурс Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минитрлыгының 13.03.2015 елның  №1526  боерыгы нигезендә үткәрелде. Конкурста республиканың барлык районнарыннан 102 балалар бакчасы катнашты. 
Быелгы уку елында республика предмет олимпиадаларында 6 укучы призлы урын алды, 3 укучы А.М.Терентьев исемендәге Идел буе фәнни экологик конференциядә җиңде. Тантанада катнашучы барлык укучыларга һәм аларның укытучыларына диплом һәм бүләкләр, ә әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.

5
июнь, 2015 ел
җомга
Сезне милли бәйрәмебез Сабантуй белән ихлас котлыйбыз! Сабантуй ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Ул борынгы заманнарда ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән һәм милләтебез тормышының гүзәл бизәгенә әверелгән. Сабантуенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып зурлыйбыз, аларга рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе буларак, бүген басуларда игеннәр матур гына үсеп киләләр, мул уңыш вәгъдә итәләр. Сабантуйның үзенә килсәк, ул милләтебезнең йезек кашы, татар халкының уңганлыгын, булганлыгын күрсәтүче чара. Уеннар һәм спорт ярышларын үз эченә алган манзара ул. Шуңа да олысы-кечесе истә калырлык, ел буена көч-егәр, дәрт-дәрмаң биреп торырлык итеп үткәрергә тырыша. Сабантуй бәйрәме милләтебезнең уңганлыгы, киң күңеллелеге, рух күтәренкелеге ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International