ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Кызыл китап белән танышу максатыннан Олы Метәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Кызыл Китап нәрсә ул?" исемле танып белү сәгате үткәрделәр. Бу чарада укучылар Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында күп мәгълүмат алдылар. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы, чөнки кеше тормышы табигать белән бәйле. Чара әйләнә-тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен дигән теләкләр белән тамамланды.

Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Ак үлемгә юл юк» дип исемләнгән әңгәмә уздырылды, буклетлар күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучыларга наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы, еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең җәмгыятькә нинди социаль зарар китерүе, провокациягә бирешмәү һәм «юк» дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләрне үтәү турында сөйләнде.

Ул төрле темага, әмма шул ук вакытта бер үк нәрсә турында язган — бу дөньяда кешенең урыны турында. Олы Мишә авыл китапханәсендә татар язучысы, публицист, этнограф Нурихан Фаттахның тууына 95 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе янында үткәрелгән әдәби сәгатьтә укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән танышты, аның әсәрләреннән өзекләр тыңладылар.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында  «Юл әлифбасы» танып белү викторинасы уздырылды. Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү-тормыш ихтыяҗы, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча төрле чаралар һәрвакыт актуаль. Бүгенге чараның максаты-юл-транспорт травматизмын кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау һәм ныгыту.

Шуны истә тотып, 24 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Заман афәтеннән ерак булыйк” дигән тема астында әңгәмә уткәрелде. Яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды. Яшьләр әңгәмәдә бик актив катнаштылар.  

Нурихан Фәттах исеме әдәбиятыбызда тарихи романнар иҗат итү буенча, татар телендә проза белән кызыксынучы һәркемнең йөрәгендә күренекле урын алып тора. Язучы XX гасырның икенче яртысында милли әдәбиятның иң якты йолдызларының берсе булган. Аның әсәрләре укучылар арасында бүгенге көнгә кадәр популярлык казана. 24 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә танылган язучының тууына 95 ел тулу уңаеннан «Язганында тарих җиле» исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм әсәрләренә күзәтү оештырылды. Чарада катнашучылар язучының тормышыннан алынган фактлар белән таныштылар, шулай ук яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Биек Тау шәһәрендә өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдиновның егетләр командасы, 2006-2007 елларда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Команда составы: Назмутдинов Адель, Яхин Ислам, Имамиев Әмир, Гарипов Ислам, Ибраһимов Дилюс, Исмәгыйлев Самир, Фатихов Руслан, Мортазин Сәид, Гуломов Азиз, Емельянов Станислав.

Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны алды.

Укытучы һәм остазлар елы кысаларында 24 октябрьдә Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Язучы укытучылар» дигән исем астында  танып белү сәгате үткәрелде. Рус язучылары арасында белем биргән остазлар, мәктәптә укытучы булып эшләгәннәрнең саны шактый. Укытучы һәм оештыручы булып эшләүче И.Ф. Домолазова балаларга укытучы һөнәренең әһәмияте турында сөйләде. Презентация  барышында яшь китап укучылар рус педагогикасына нигез салучы К. Д. Ушинскийның тормышы һәм иҗаты, бөек рус язучылары В. А. Жуковский, А.М . Волков һ. б. турында тулырак мәгълүмат алдылар.

Коррупциягә каршы көрәш - катлаулы һәм тулы бер чаралар комплексын таләп итә торган эш, елдан-ел бу юнәлештә эш көчәя генә бара. Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән “Без коррупциягә каршы” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр. Алар "коррупция" төшенчәсе, шулай ук аның төрләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Чара илдә коррупция чагылышларын кисәтү буенча тотрыклы позиция формалаштыруга, яшь буынның аңлы һәм социаль активлыгын формалаштыруга юнәлтелгән.

Китапханәче чарада катнашучыларны бишек җырларының тарихы белән таныштырды. Ул татар авылларында киң таралган бишек җырларының эчтәлеге, баланы күз тиюдән саклау йолалары турында сөйләде. Зур тәрбияви көчкә ия булган бишек җырларының көйләре, тарихы, эчтәлеге һәркемне кызыксындырды. Аудиоязмада Роберт Миңнуллин сүләренә язылган “Тал бишек”, Дәрдемәнд сүзләренә язылган “Бәллү” җырларын тыңладылар. Мөхәммәдиева Сиринә Муса Җәлилнең “Кызыма” шигырен укыды. Чара барышында “Халык авыз иҗатында бишек җырлары” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International