ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

28 октябрь көнне «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “На пути к мастерству” дип исемләнгән мастер-класс узды. Очрашу МБУДО «Балалар иҗаты үзәге» өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафилевна белән берлектә узды, ул ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.

Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан 28 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб хезмәткәре белән берлектә “Халык фаҗигасе - буыннар хәтерендә” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.

Олы Нырсы китапханәсендә «Әдәби зоопарк: балалар китапларында хайваннар» дигән әдәби дәрес узды. Чара барышында балалар язучыларның үз әсәрләрендә хайваннар турында сөйләве турында белделәр, китапханәче китапханә фондыннан китаплар тәкъдим итте.

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан 28 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә «Киләчәккә үткәннәр хакында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Теләче балалар китапханәсендә язучы Вәсимә Хәйруллинаның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби сәгать булып узды. Вәсимә Хәйруллина, шагыйрә, балалар язучысы, РСФСРның атказанган укытучысы, 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Әдәби чарада Теләче урта мәктәбенең кече сыйныф укучылары катнашты. Балалар язучының тормыш юлы белән таныштылар, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Шулай ук, Вәсимә Хәйруллина әсәрләреннән шигырьләр һәм өзекләр кычкырып укылды.

Теләче җирлекара китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Җомга көн кич белән” дип исемләнгән фольклор кичә узды. Әлеге чарага “Сердәш” аралашу клубына йөрүчеләр җыелды. Бәйрәмгә килгән кунаклар әби-бабайларыбызның гореф гадәтләрен, милли йолаларын искә төшерделәр. Шулай уку чара барышында халык иҗаты әсәрләре - мөнәҗәтләр, бәетләр укыдылар,"Келәмле чигү" үрнәге белән таныштылар, уен-ярышта актив катнаштылар. Кыскасы, җомга кичәсендә күңелле итеп ял иттеләр. Халкыбызның күңел көзгесен тәшкил иткән гореф-гадәтләр саклануы җаннарыбызны пакълады.

Саба  районында 2010 елгы һәм аннан да кечерәк, 2008-2009 нчы елгы  егетләр арасында  Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Набиуллин Фәргать Әхлулла улы истәлегенә  көрәш буенча шәхси турнир булып узды. Тренерлар Гыйниятуллин И.С., Әскәров В.И.,Галимов Д.И., Хамидуллин И.К. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты әлеге ярышларда.

Хәзерге вакытта үсеп килүче яшь буынга хокук тәрбиясе бирү - мөһим бурычларның берсе булып тора. Балаларның хокукый белемнәрен арттыру максатыннан, 26 октябрьдә Алан авыл китапханәсендә "Әкият геройлары хокуклары" дип аталган мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм "Әкият геройларының да хокуклары бар" дип исемләнгән уен – викторина үткәрелде.

Китапханә хезмәткәрләре 8 сыйныф укучылары өчен «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы кысаларында келәм белән чигү буенча мастер-класс үткәрделәр. Бүгенге көндә “Келәмле чигү” үрнәге чигү техникасында бик популяр санала. Әлеге чигү техникасы ярдәмендә бик күп кызыклы әйберләр ясарга мөмкин: төрле келәмнәр, оригиналь картиналар, декоратив паннолар, диван мендәрләре, мондый чигү белән хәтта сумкалар һәм башка аксессуарлар да бизәлә

Татар халкының мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү, көнкүрешенә игътибарны арттыру, чәй эчү йолаларын искә төшерү максатыннан Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб хезмәткәре белән берлектә “Ак эскәтер, җиз самовар - өстәлемнең түрендә” дигән самовар бәйрәме үткәрелде. Чарага “Ак калфак” клубы әгъзаләре чакырылды.Үткәрелгән чарада самоварның тарихы, татар халкының чәй эчү традицияләре турында сөйләнелде. Чәй, самовар турында мәкальләр, табышмаклар әйтү буенча тапкырлыкларын да сынадык, самовар рәсеме дә ясадык. Бәйрәм кичәсе бик җанлы һәм күңелле үтте һәм чәй эчү белән төгәлләнде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International