Бүген безнең балалар бакчасында бу датага багышланган музыкаль-тематик күңел ачу кичә үтте. Бәйрәм Россия Гимнын башкарудан башланды . Бәйрәмне алып баручылар Россиянең дәүләт символлары: флаг, герб, гимн турында сөйләделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары милли костюмнарда Россия, аның бөеклеге турында җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, татар һәм рус уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар. Балаларга күптәнге вакыйгалар, ата-бабаларыбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән батырлыклары турында презентация тәкъдим ителде. Халыклар бердәмлеге көне - ул барлык кешеләрнең бердәмлеге бәйрәме, без барыбыз да төрле, әмма безне күп нәрсә берләштерә!
Язучы Риза Ишморатка 120 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле драматург Р.Ишморат” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдипнең иҗат мирасы кырыкка якын исемдәге пьесаны үз эченә ала. Аның аерым пьесалары «Үлмәс җыр», «Давылга табан», «Шаулыйлар дулкыннар» һ.б., рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп, үз заманында рус, башкорт, мари, үзбәк театрлары сәхнәләрендә дә уңыш казаналар. Әдәбият-сәнгатьнең ул төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта.
30 октябрь - безнең илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.Бу көн - Россия тарихында иң фаҗигале даталарның берсе. Бу көнне без нигезсез рәвештә репрессиягә дучар ителгән, төзәтү-хезмәт лагерьларына җибәрелгән, сөргенгә сөрелгән, Сталин терроры елларында тормыштан мәхрүм ителгән кешеләрне искә алабыз. Шушы дата уңаеннан Алан авылы китапханәсендә китап укучылар игътибарына “Илем батырларын барлый” дип исемләнгән күргәзмә һәм “Татар әдипләре, якташларыбыз - сәяси репрессия корбаннары” исемле альбом тәкъдим ителде һәм күзәтү ясалды.
Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәр көнне җәберләүләргә дучар итеп торган.
1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Әлеге унайдан 29 октябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Репрессия корбаннары” исеме астында патриотик сәгать уздырдылар. Чара барышында балалар репрессиягә дучар булган татар язучылары белән таныштылар, “Тарихта репрессия еллары” дип аталган презентация күрсәтелде.
30 нчы октябрь - илебез тарихында Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә бу моңсу көнгә, сәяси репрессия корбаннарына багышланган "Татар әдипләре репрессия корбаннары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә репрессия корбаннарының авыр тормыш юлы үтүләре, аларның чыдамлыклары һәм илгә тугрылыклары турында бәян ителгән китаплар, матбугат материаллары урнаштырылды.
15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Россиядә начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләргә хөрмәт, ярдәм һәм шәфкать көненә багышлап “Ак таяк” айлыгы үткәрелә. Шул уңайдан 29 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә “Акылым белән күрәм, йөрәгем белән ишетәм” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күз күреме буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы һәм аларның иҗаты белән тулырак таныша алдылар.
Бу бәйрәм көн түгел, ә сәяси репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән кешеләрне искә алу көне. Әлеге датага бәйле рәвештә, 28 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе Фаляхова А.Г. мәдәният йорты директоры белән берлектә, сәяси репрессияләр вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган «Тарих эзен саклый җирдә үткәннәр кайтавазы” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.
Ул XX гасырның икенче яртысында милли әдәбиятның якты йолдызларының берсе була. Аның әсәрләре бүгенге көндә дә укучылар арасында популяр. 28 нче октябрьдә Күкчә авыл китапханәсендә «Китап киштәсендә Нурихан Фәттах әсәрләре» дигән темага күргәзмә оештырылды, күзәтү үткәрелде. Китап күргәзмәсеннән файдаланучылар язучының тормышындагы фактлар белән таныштылар, шулай ук ошаган әсәрдән өзекләр укыдылар.
Казаклар авылы китапханәсендә Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга багышлап «Тарих белән күзгә - күз» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә китапханә фондында булган Нурихан Фаттах әсәрләре тәкъдим ителә. Тәкъдим ителгән әдәбият язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли. Хикәяләр, очерклар, романнар төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренең игътибарын җәлеп итә.