Акция үткәрделәр.

2023 елның 15 декабре, җомга

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә.

Конституция дәүләтнең нинди булырга тиешлеген, аның һәр гражданының нинди хокуклары, ирекләре һәм бурычлары барлыгын билгели. 12 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Конституция - барлык кешеләр өчен төп закон» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар тарату буенча акция үткәрделәр. Конституция – дәүләтнең төп законы һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе. Илебез шушы закон нигезендә яши. Җәмгыятебездә халык тынычлыгы һәм татулык та шушы законга нигезләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International