ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә ай буе сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган.

Көн  матур, бар  тарафтан  яз  сулы-шы  бөркелә. Шуңа  да  укучылар  һәм  укытучылар  саф  һавада  теләп  эшләделәр. Күмәк  көч  белән  кыш  буена  җыелган  чүп-чар, иске  яфраклар  җыелды. 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугыш һәм язучылар ” темасына шигырь кичәсе үткәрелде. Чараны 8 б сыйныфы укучылары алып барды . 
Кичәдә сугыш темасына язылган шигырьләр яңгырады.  

Кунаклар “Теләче” сәнәгать паркында, район Советы һәм башкарма комитетның административ бинасында булдылар. Җөри авыл җирлегендә Гыйльметдиновларның күпбалалы гаиләсенә автобус тапшыру, район үзәге Теләчедә Ветераннар йортын ачу тантанасында катнаштылар. 

Шулай  ук  бу көнне мәктәбебезгә  Теләче районына килгән Төрекмәнстан делегациясе дә килеп, мәктәп тормышы белән танышты. Мәктәп янына урнашкан обелискка чәчәкләр куйдылар.

 


 Мәктәп яны чүпләрдән арындырылды, тырмаланды, себерелде. Укучылар бу өмәдә бик актив катнаштылар.



28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Язгы яхшылык эшләү атнасы” акциясе тәмамланды. Чаралар план буенча үткәрелде. Укучылар сыйныфларны, мәктәп һәм һәйкәл янын җыештырдылар, авылның үзәк урамнарындагы чүпләрне җыйдылар. 
Төрле яшьтәгеләр укучылар катнашында үткәрелгән шигырь бәйрәменән күренгәнчә,укучылар сөекле шагыйребез  Габдулла Тукайның  шигырьләрен,әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап,тормыш сабагы алалар. Алар - яшь Тукайчылар. Изге туган телебезгә , газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсәләр.
Үзебезнең бакча тирәсен-чиста һәм пөхтә, матур итеп күрәсе килә. Шуның өчен тырышып һәр шимбә саен  өмәләр ясыйбыз.  Чираттагы өмә Максабаш балалар бакчасында 25 апрель көнне булып узды.Без балалар бакчасының тирә- ягын  даими рәвештә чистартабыз,тырмалыйбыз һәм себерәбез. Әйләнә-тирәбез чиста булсын, һәрвакыт көлеп торсын, дип тырышабыз.
Безнең балалар бакчасында бөек шагыйребез  Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Чараның максаты: балаларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның әсәрләренә карата ярату һәм сак караш тәрбияләү. Балалар чарада бик теләп катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International