Укучыларыбыз ял көннәрен кызыклы һәм файдалы уздыралар. 6нчы, 7 нче сыйныф укучылары белән Казан шәһәренә экскурсия оештырылды. Укучылар Кремль буйлап сәяхәт кылдылар. Милли музейда булдылар. Күңел ачу үзәгендә, төрле уеннар уйнап,күңел ачтылар.Балаларга бу экскурсия бик ошады. Алар экскурсияне оештырган сыйныф җитәкчеләренә, мәктәп администрациясенә рәхмәт белдерделәр.