ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
17 март көнне китапханәче Галимуллина К.Х. яңа килгән газета-журналларга күзәтү ясады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ясалган "Алар Ватан өчен көрәштеләр" дигән альбом белән таныштырды. Соңыннан фикер алышулар булды. Очрашу күтәренке рухта тәмамланды.
16 нчы март көнне Лесной бистәсендә гомер кичерүче  тыл ветераны - Никитина Ольга апага Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы – Валиуллин М.А., Олы Мәтәскә җирлеге ветераннар советы рәисе – Нигматзянова А.Н.  “Бөек Җиңүгә -70 ел”  юбилей медален тапшырдылар. 
Буген, ягъни 17 март көнне, безнең 1нче балалар бакчасына Әлмәт курчак театры “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” дигән әсәр белән кунакка килде. 
Бүген Югары Кибәхуҗа балалар бакчасында балалар тәрбияче апалары белән “ Куян кызы” дигән әкиятне сәхнәләштерделәр. Сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур.

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләре турында презентация  күрсәтелде һәм аларның фронтта язган шигырьләре укылды.


Шул максат  белән  15 мартта Максабаш авылы китапханәсендә “Сыерчык бураны” дип исемләнгән  рәсем ясау конкурсы уздырылды. Нинди кошлар беләсез һәм кошларнын файдалы яклары дигән сорауларга да җаваплар табылды.

 


Кичә линейкада инглиз теле укытучысы Заббарова Г. Н. атналыкның планы белән таныштырды. Укучылар өчен бу атна чын бәйрәм булып истә калыр. Мәктәп коридорлары инглиз телендә язылган плакатлар, проект эшләре белән бизәлгән. Озын тәнәфесләрдә оештырылган уеннар һәм физкультминуткалар инглиз телендә яңгырый.

Алар язгы эшләрне: канау казу, боз чабу  һәм башка төр эшләрне башкардылар. Элеккеге укытучы укучылар хезмәтеннән бик канәгать калды. Аларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Укучылар  да үз читратында бик канәгать булып кайттылар, мондый зур эшләр вакытында тагын килергә әзер икәнлекне әйттеләр.


“Рус аюы -2014” конкурсында 4 укучы катнашты. 5 нче сыйныф укучысы Колбасова Елена Грамота һәм кечкенә бүләк, ә калган укучылар Сертификат белән бүләкләнделәр. Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе ике конкурс өчен Сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International