ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе

Саба районында яшәп иҗат итүче язучыбыз Гөлсинә Галимуллина китап сөючеләр күңеленә “Мәхәббәт аланы”, “Ак бураннар аша”, “Күгәрчен оя корганда”, “Карлы миләш тәме” әсәрләре белән юл ярды. 

Алда –язгы каникуллар.Уку чирегенең соңгы көннәре. Барлык сыйныфларда мәктәп планы буенча контроль эшләре бара.Барлык укучыларга да югары һәм яхшы күрсәткечләргә  ирешүләрен телибез.

Узган февраль аеның нәтиҗәлэре буенча  1 нче сыйныф укучысы Мухаметшина Рәзилә җиңүче дип табылды.Аңа грамота белән истәлекле бүләк тапшырылды.


Укучылар су  басу куркынычы булган очракта  гаиләңне, күршеләреңне кисәтү, аларга  булышу, кирәкле документларны алу, үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән презентация аша таныштылар.

 


Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләре эшләгән оешмаларның  эшчәнлеге, кулланучыларның хокуларын яклау нигезләре турында сөйләделәр. Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга  җаваплар алдылар.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. «КИТ – компьютерлар, информатика, технологияләр» конкурсында катнашучы 6 укучы Сертификат һәм кечкенә бүләкләр алдылар. “Рус аюы -2014” конкурсында 4 укучы катнашты. 
Китаплар да кешеләр кебек авырып китәләр: битләре төшә,төпләре куба, ертыла , таушала. Бүген Олы Мишә урта мәктәбе  китапханәсендә  “Мин-китап докторы ” дигән китапханә дәресе үткәрелде. 
" Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеге мәгариф һәм фәнни программаларын финанслау дирекциясе" ДКУсенең Арча филиалы тарафынан безнең Теләче 3 нче балалар бакчасына “Автокласс” бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International