ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе

Безнең Шәтке авылында,бик матур  балалар бакчасы төзи башладылар, без балалар белән төзелеш янына экскурсиягә бардык.Балалар төзүчеләр белән аралаштылар,киләсе уку елына яңа бакчада йөриячәкләрен белеп бик шатландылар.

Барлыгы 14 команда,130 яшь көрәшче катнашты. Теләче командасы составында Олы Нырсы,Олы Мишә,Лесной,Иске Җөри,Олы Мәтәскә,Югары Кибәхуҗа,Шәтке мәктәбе укучылары көрәште.
Балаларның куркынычсызлыгы дигәндә күпләр, әлбәттә, машина йөрүче юлларны куз алдына китерәдер. Техника алгы сафта барган заманда бу тема аеруча актуальләшә. Юлларга гына куз салыйк: аларда нәниләргә генә түгел, һәттә өлкәннәргә дә сак йөрү комачауламас. 
Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында балалар белән "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә авыл китапханәсе мөдире Хузиахметова З.Г. һәм мәктәп укучылары белән берлектә оештырылды.
Кояш үзенең нурлары белән  бөтен дөньяны  яктылыкка күмде. Ул гүя үзенең нурлары белән   безне җылыта һәм назлый. Шул кояш күзләрен кысып, безне урамга уйнарга чакыра. 
Экскурсиянең максаты  яшьтән үк балаларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәче Алсу апалары  китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырды.  Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде.  
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.“Нәниләр әлифбасы”, "Нәни болан баласы" китапларына күзәтүләр ясалды. 
Андагы эшчеләр балаларны ачык йөз белән каршы алдылар, үзләренең профессияләренең үзенчәлекле ялкары белән таныштырдылар, электр җиһазларын кулланган вакытта үтәлергә тиешле  төп кагыйдәләрне тагын бер кат искәртеп үттеләр. Экскурсия бик кызыклы үтте, балалар күп мәгълүмат алдылар.
Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Габделнур Аглямзянович тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Хабибрахман Габдрахмановичка иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.
16 нчы март  көнне 2-4 нче сыйныфларда  янгын  куркынычсызлыгына карата   «Шырпы – уенчык түгел» темасына сыйныф сәгате уздырылды. Сыйныф сәгате барышында укучылар янгын  чыгуның сәбәпләрен санадылар,  янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча фикер алыштылар. 
Айдар авыл тамашачысы Саурыш авылында җырчылар һәм биючеләрнең күплегенә һәм осталыкларына сокланды, аларны көчле алкышларга күмде . Киләчәктә дә җылы очрашулар насыйп булсын ! Мәдәни учакларыбыз гөрләп торсын, җыр- моң өзелмәсен! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International