1нче октябрь өлкәннәр көне уңаеннан бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды.
Субаш авыл китапханәсендә “Тамчы” тугәрәгенә йөрүче балалар белән ачык һавада "Табигать – тиңсез хәзинә" дигән экологик сәгать уздырылды. Биредә туган як табигатенең матурлыгы турында фикерләр алышынды. Китапханәче Россиянең үсемлек һәм хайваннар дөньясының байлыгын ачучы китаплар буенча күзәтү үткәрде. Нәни дусларыбыз агачлар, кошлар, кыр чәчәкләре, хайваннар турында табышмакларны чишүдә дә актив катнаштылар. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
Аларны күрү өчен, табигать кочагында булу кирәк. Чөнки табигать кочагында булу балалар өчен һәрвакыт кызыклы вакыйга. Сентябрь аеның җылы бер көнендә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә “Табигатьнең сихри мизгеле” дип исемләнгән экскурсиядә табигатьне күзәттеләр.
Татар халкы - чигүле түбәтәйләр, матур калфаклар, бизәкле итекләр белән дан тоткан. Хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкыч кияргә яратканнар. Бигрәк тә алтын һәм көмеш белән чигелгән камзуллар белән киенгәннәр. Шулай ук бизәкле калфаклар да кияргә яратканнар.
Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! 28 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс, кочагыңда муллык, байлыклар” дип исемләнгән алтын көз кичәсе үткәрделәр.
Укучылар үзидарә көнен укытучыларны ишек төбеннән үк бәйрәм белән котлаудан башладылар, үз куллары белән ясалган узенчәлекле открыткалар бүләк иттеләр.
Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре мәктәп музеена экскурсия оештырдылар. Тарих укытучысы музей буйлап төрле экспозицияләр белән экскурсия үткәрде, ул балаларга ата-бабаларыбызның көнкүрешен белергә һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар сойләде. Балалар чабата, самавыр, борынгы үтүкләр, тәңкәләр кебек әйберләрне күрделәр. Безнең ата-бабаларыбызның кием-салымны ничек шомартуларын, ничек май ясауларын, туку станогында ничек эшләүләрен һ.б. турында белделәр.
Балалар китапларның төзелеше турында кызыклы фактлар белделәр. «Китап буйлап сәяхәт» презентациясен карагач, алар тышлык, фоторәсем, баш бит, аннотация, эчтәлек, искәрмә, сүзлек кебек төшенчәләр белән таныштылар. Чара ахырында барлык балалар кирәкле һәм файдалы булган төрле төстәге китап кыстыргычлары ясадылар.
Урта Мишә авыл китапханәсендә Россиянең, Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Рәсүл Гамзатовны укыйбыз» исемле әдәби укулар үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, укучылар шигырьләрен укыдылар. Аеруча укучыларга «Журавли» шигыре ошады, ул сугыш кырларында һәлак булган барлык солдатларга дан җырлый. Аның шигырьләре мәхәббәт, кешелеклелек һәм үз Ватаныңа тугрылык сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.
Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 3 «в» сыйныфы укучылары өчен «Китап иленә сәяхәт» дигән китапханә дәресе үткәрделәр. Чара барышында китап, китапханә белән эш итү кагыйдәләре искә төшерелде. Презентация ярдәмендә дөньяның гадәти булмаган китапханәләре буйлап мавыктыргыч виртуаль сәяхәт ясалды. Иң актив укучылар үзләрен китап укучы һәм китапханәче ролендә сынап карадылар. Ахырда балаларга китап патшалыгы турында мультипликацион фильм күрсәтелде.