ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2023 ел
җомга

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре  Пушкин картасы буенча ”Турнир знатоков” (Белемлеләр илендә) дип исемләнгән  уен-ярыш үткәрделәр.  Ярышта Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары  көч сынашты. Чараның максаты: укучыларның әдипләребез, язучыларыбыз турындагы алган белемнәрен  тирәнәйтү; аларның иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш, үзара дуслык, ярдәмләшү, иптәшләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү иде. Укучылар ярыш барышында сорауларга актив җавап бирделәр, ахырда командаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 23 сентябрь көнне “Тылсымлы тартма”-дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр халык җырларын барладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр әйтештеләр. Кичә бик күңелле үтте.  

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Журналлар бездә мулдан, укыйбыз чын күңелдән” дип исемләнгән чара узды. Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета һәм журналлар укучыларга тирә-юньдә булган һәрнәрсә турында оператив мәгълүмат алып бара, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматны яктырта, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Чара журналларны ирекле карау һәм яраткан мәкаләләрне кычкырып уку белән тәмамланды.

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Халыкара тынычлык көненә карата “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Тынычлык символы - ак күгәрчен.  Чара барышында бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аны дөньяның төрле илләрендә ничек билгеләп үтүләре, дөнья символы – күгәрчен сурәте турында аңлатылды. Шулай ук бүгенге көннәр вәзгыяте, сугыш, тынычлык һәм дуслык, игелек һәм шәфкатьлелек, бәхет һәм матурлык, бер-береңә карата игътибарлык турында да сөйләшенде.

Күкчә авылы мəдəният хезмəткəрлəре “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә, сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын чүп үлəннəреннән чистарту өмәсендә катнаштылар.

   Җәй буе чәчәктә утырган һәйкәл яны бакчасын, көз аена кергәч коелган сары яфраклардан, чүп үләннәреннән чистарттылар. Сугышта һәлак булган якташларыбыз рухы һәрвакыт тыныч булсын!

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Халыкара тынычлык көненә багышланган “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән чара узды. Китапханәчеләр балаларга «тынычлык» сүзенең мәгънәсен аңлаттылар, бәйрәм тарихы, аңа кадәр булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Аннары барысы бергә тынычлык турында мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшерделәр һәм бу көнгә багышлап тынычлык һәм мәрхәмәтлек символы булган күгәрченне рәсемгә төшерделәр. Балалар игелек, намуслылык өйрәтүче, шулай ук чын дуслык турында сөйләүче әсәрләр белән дә таныштылар.

Үз укучылары өчен Баландыш авыл китапханәсе “Пушкин картасы” кысаларында татар халкы тарихына экскурсия үткәрде. Чара барышында китапханәче яшьләрне  мәдәниятнең мөһим элементлары – татар халкының гореф-гадәтләре,  йолалары белән таныштырды. Алар бәйрәм-йола мәдәнияте, искергән һәм үткәндә калган бәйрәмнәр турында белделәр, бәйрәмнәрнең исемнәрен, аларны үткәрү тарихы һәм традицияләрен искә төшерделәр. Татарстан халыклары һәм аларның гореф-гадәтләре турында махсус викторинада катнаштылар.

Шәдке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча ясалма чәчәкләрдән композиция ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс узды. Укучылар яңа эш алымнары  белән танышып кына калмадылар, ә үзләренең иҗади эшләрен үзләре бизәргә, ясалган матур композицияне туган көнгә, бәйрәмнәргә, тере чәчәкләр сатып алу мөмкинлеге булмаган бәйрәмнәргә бирер өчен менә дигән бүләк икәненә инандылар.  

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән  "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез"(тәрбияче Хузина Р.Г.) дигән темага күңел ачу уздырылды. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Кечкенә җәяүлеләр уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабатладылар һәм беркеттеләр.


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәм көнендә иң яхшы җитәкчеләр, педагоглар һәм тәрбиячеләр РФ һәм ТР Мәгариф министрлыгының бүләкләре, район башлыгының Мактау грамоталары, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатхуллин А. Г., Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин И. Х., муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В., Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Д. С. һәм Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н. В. катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International