Мультфильмнар турында сөйли башласак – балачак, ә балачак турында сөйли башласак, мультфильмнарны телгә алмый мөмкин түгел.

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бүгенге көн балалары татарчага тәрҗемә ителгән мультикларны гына түгел, беренче татар мультфильмнарын да карау, туган телендә сөйләшүче мультик геройлары тәэсирендә үсү бәхетенә ия. Татар кино сәнгате белән бергә татар мультфильм сәнгатенең дә акрынлап булса да үсүе сөендерә. 12 ноябрь көнне Сауш авылы  китапханәсендә  “Кызыклы мультфильмнар дөньясы” дип исемләнгән әдәби  калейдоскоп үткәрелде. Уен  барышында балалар төрле мультфильмнарны искә төшерделәр. Сорауларга җавап бирделәр, кроссвород һәм ребуслар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International