ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

7 октябрьда Бөтендөнья «Лаеклы хезмәт өчен!» гамәлләр көне кысаларында Бөтенроссия Профсоюзлар акциясе үтә.

Шул уңайдан, 5 октябрь көнне профсоюз активы катнашында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль берәмлегенең Территориаль өч яклы килешүләр комиссиясе утырышы булып узды.


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗипов озатуында,  Теләче урта мәктәбендә көрәш белән шөгыльләнүче укучылар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде. Соңыннан аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Район эчке эшләр бүлеге  үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итте. 

Агымдагы елның 01 апрелендә  Байлар Сабасында  2013 елда һәм аннан яшьрәк,2011-2012 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 3 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Өстәмә белем бирү педагоглары Шәяхметов Шамил Альберт улы,Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Заббаров Алмаз Фоат  улы җитәкчелегендә 19 бала катнашты.

Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәр һәм аның гаиләсе белән “Рәхмәт сиңа, солдат!” дип исемләнгән очрашу булды.

Бу көн кысаларында Күкчә авыл китапханәсендә чара узды. Әлеге чарада китапханәче балаларга дәүләтләр арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту турында сөйләде. Шулай ук бәйрәм тарихы, дөнья символы - ак күгәрчен турында аңлатты. Балаларга "Халыкара тынычлык көне" исемле презентация күрсәтелде. катнашучылар китаплар һәм периодик басмалар белән танышты һәм тынычлык темасына рәсемнәр ясады.

Бу мавыктыргыч шөгыль барышында кешенең күзаллаулары шактый киңәя, ул бик күп кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы нәрсәләр белә. 21 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Галиҗәнап китап – тылсымлы көч” дип исемләнгән яңа китапларга күзәтү узды. Авторларның  төрле жанрларларда булган кызыклы әсәрләре китапханәгә килүчеләрне сөендерә. Яңа китаплар белән танышучы һәркем үзенә ошаган китапны сайлап яздырып өенә укырга алды.

2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Педагог һәм остаз елы әлеге һөнәр вәкилләренең аерым статусын тану максатыннан уздырыла.

Теләче районы Баландыш топ  гомуми белем бирү мәктәбендә  Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенен Теләче районы рәисе А. Р. Сабирова белән очрашу узды. Укучыларга РДДМ ның беренче съезды, берләшмәнең концепциясе һәм структурасы турында сөйләде. Ә балалар, үз чиратында,  сораулар бирделәр "Алдынгылар  хәрәкәте" ялларны оештыру, һәрьяклап үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыру, шулай ук балаларның һөнәри ориентациясе өчен мәйданчык. Анда яшьләр педагоглар һәм ата-аналар белән бергә үз идеяләрен һәм инициативаларын үстерәчәк.

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе  21 нче сентябрь көнне “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Әлеге дәрес дәвамында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International