Кеше гасырлар дәвамында үзенә рәхәтлек китерү, газапларын җиңеләйтү яки башка төрле наркотиклар кулланып, үзен куркыта торган чынбарлыктан качу юлларын эзли.

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Наркоманиянең барлык төрләре дә күптәннән бар.  Соңгы елларда наркотиклар куллану Бөтендөнья проблемасына әйләнде. Наркомания белән башлыча яшьләр, яшүсмерләр, кызлар зарарлана. Наркотикларга ияләшү өчен аеруча куркыныч яшь булып яшүсмерлек чоры, характердагы үзгәрешләр чоры санала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 11 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Синең язмыш, синең кулыңда" темасына әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында  яшьләргә наркотикларның кеше организмына начар йогынты ясавы турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International