Барлыгы әлеге акциядә районның белем бирү учрежденияләреннән 448 укучы катнашты: Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы (510 кг), Олы Мишә урта мәктәбе (505 кг), Теләче урта мәктәбе (315 кг.), Алан урта мәктәбе (230 кг.), Олы Мәтәскә урта мәктәбе (225 кг.), Сауш төп мәктәбе (114 кг.), Баландыш төп мәктәбе (114 кг.), Шадке балалар бакчасы, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы, Узяк балалар бакчасы. Лесной балалар бакчасы, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе, Шадке балалар бакчасы. Барлыгы 2284 кг макулатура җыелды. Акциянең төп максаты: укучыларда табигатьне саклау һәм экологик эшчәнлек өлкәсендә актив тормыш позициясен формалаштыру торды.
БумБатл - президент Карары нигезендә гамәлгә ашырыла торган экология милли проектының макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясе. Яңа сезонда әлеге акция Бөтенроссия экологик хәрәкәте эгидасы астында узды, кәгазь җыю аша укучыларга табигать турында кайгырту күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Акциядә актив катнашканнарга рәхмәт белдерәбез.