Шармыш авыл китапханәсендә, Халыкара Тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан, "Тәмәке тарту сәламәтлеккә зарарлы" дигән исем астында күргәзмә ачылды. Анда тәмәке тартуның кеше организмына тискәре йогынтысы, шулай ук наркоманиягә каршы тору кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар һәм журнал мәкаләләре тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге әдәбият белән танышканда, әңгәмә дә уздырылды. китап укучылар китапханәче сөйләвеннән тәмәке тартуның зыяны, нинди авырулар китереп чыгаруы һәм анда күпме төрле агулар барлыгы турында белде.