Әлеге кичәне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән мәдәният йорты мөдире милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру максатыннан, шулай ук 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрделәр. Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазыйфасы. Кичәдә татар халык биюләре, җырлары башкарылды, “Әбием сандыгы” , “Шәл бәйләү өмәсе” фольклор күренешләре күрсәтелде, милли күргәзмә эшләп торды.