ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2023 ел
шимбә

14 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе  “Пенза өлкәсе  балалар һәм яшүсмерләр  китапханәсе” оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XI төбәкара акциягә кушылды.   Китапханәдә «Поэтический мир Лермонтова»  исеме белән   китап күргәзмәсе һәм кычкырып укулар  оештырылды.

2023 елның 15 октябрендә «День Лермонтовской поэзии в библиотеке» XI  Халыкара акциясе уза. Казаклар авылы китапханәчесе үзенең китап укучылары белән берлектә "День лермонтовской поэзии в библиотеке" акциясенә кушылды.

Ул - Әтиләр көне.  Календарьдагы яңа дата Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды. Әтиләр көне, ноябрь аенда билгеләп үтелүче  Әниләр көнен тулыландырачак. Аның датасы октябрь аеның өченче якшәмбесе итеп билгеләнде, быел ул 15 октябрьгә туры килә.  Әтиләр көнен билгеләп үтүне күптән гамәлгә кертергә кирәк иде

15 октябрьдә рус шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 209 ел тула. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган Xl Халыкара акциясенә кушылып «Читаем Лермонтова» дип исемләнгән кычкырып уку һәм әңгәмә үткәрде. Китапханәче Г.Махмутова укучыларны бөек классик шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Михаил Юрьевичның «Парус», «Выхожу один я на дорогу», «Смерть поэта», «Молитва», «Бородино», «Осень» һәм башка танылган һәм яраткан шигырьләрен укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.

Әтиләр көне - Россиядә яңа бәйрәм, аны ел саен, октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр.Әти һәр кеше тормышында зур роль уйный. Малайлар аңа охшарга тырышалар, ә, кызлар яраткан әтиләре  белән шаярырга яраталар. Бу көнне Күкчә авыл китапханәсендә "Ясыйм әтием турында" темасына рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Үз рәсемнәрендә һәр бала үз әтиләрен төшерделәр. Шулай ук балалар ясаган рәсемнәр китапханәдә күргәзмә куелды.

Әлеге тарихи вакыйга турында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Сугыш хатирәләредип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар Хәтер көненең барлыкка килүе турында белделәр, татар халкы патриотлары, Казан тарихы белән таныштылар.

Әлеге бәйрәм уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб берләшмәләренә  йөрүче укучылар белән “Минем әти иң әйбәте” дип исемләнгән  рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсемдә әтиләре белән вакытларын ничек күңелле итеп уздыруларын сүрәтләделәр.


20
октябрь, 2023 ел
җомга

18 октябрь көнне Казанның күптән түгел генә капиталь төзекләндерү үткәрелгән мәһабәт “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә (элек Төзүчеләр сарае дип йөртелә иде) районыбыз үзешчәннәре һәм районыбыздан чыккан танылган сәхнә йолдызлары әнә шул исемдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният көннәре кысаларында конкурс фестиваль концерты күрсәтте.

2023 елның 20 октябрендә МББУ-Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика укытучылары өчен "Яңартылган ФГОС таләпләрен тормышка ашыру"темасына семинар узды.Семинар кысаларында Теләче урта мәктәбенең математика укытучылары ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр.

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Книжкин Айболит» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга китапның кеше тормышындагы роле турында сөйләделәр, балаларны китапка сак карарга (ертмаска, аларга язмаска) кирәклеген аңлаттылар. Балалар китап табибы булып  берничә китапка яңа тормыш бүләк иттеләр. Хәзер алар укучыларын сөендереп озак хезмәт итәчәкләр! Балалар өчен "Китап хастаханәсе" - ул уен да, хезмәт тә, яңа белем дә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International