2023 елның 17 октябрендә Баландыш төп мәктәбе базасында инглиз теле укытучылары өчен «Инглиз теле дәресләрендә коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру» темасына район семинары узды.
17 октябрь көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә инглиз теле һәм география укытучыларының район семинары узды. Җаббарова Г.Н. 9 нчы сыйныфта инглиз теле буенча ачык дәрес һәм 1 нче сыйныфта дәрестән тыш чара үткәрде. Э.Р. Гыйләҗева 5 нче сыйныфта география дәресе үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Әтиләр көне уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Минем әтием - иң яхшысы" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар яраткан әтиләрен бик теләп рәсемнәрдә сурәтләргә тырыштылар, әтиләр турында шигырьләр сөйләделәр.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә әтиләр көненә багышланган «Әтиләр илнең терәге», дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Китапханәчеләр бу бәйрәмнең кайчан һәм кайда уздырылуы, безнең илдә ничек билгеләп үтелүе, аның әһәмияте һәм традицияләре турында сөйләделәр. Балалар әтиләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар һәм яраткан әтиләре өчен рәсемнәр ясадылар.
Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый ял рәсмиләштергән.
Үзәк авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге укучылар өчен «Без барыбыз бергә – бөек Россия!" дигән дәрес – презентация узды. Әлеге дәрес балаларда патриотизм, илгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, илне данлаган кешеләргә карата ярату һәм хөрмәт хисләре формалаштырырга ярдәм итәр дигән өмет бар. Дәреснең бурычлары: белем бирү аспекты, тарих, әдәбият, мәгълүмати технологияләр буенча предметлар арасындагы белемнәрне куллану, укучыларның хәтерен, фантазиясен үстерү. Тематик күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар чарада катнашучылар көчле ил турында гына түгел, ә аның бөек кешеләре турында да күбрәк белергә мөмкинлек бирде.
Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Шул көн уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Гасырлардан килгән аваз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 470 ел. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн.
Кичәдә авыл үзешчәннәре белән берлектә башка районнардан килгән җырчыларыбыз, нәфис сүз осталары да катнашты. Авылыбызда туып, үсеп, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче авылдаш язучыбыз Нурулла абый Габдуллинның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. Әлеге кичә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышлап үткәрелде.
Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 471 ел.