ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр ВКонтакте һәм  телеграмм битләрендә әтиләр көненә багышланган «Әти белән укыйбыз»дип исемләнгән виртуаль фотоакция үткәрделәр. Чара әтиләребезнең яхшы әтиләр булуын күрсәтте. Алар көчле рухлы һәм оста гына түгел, ә балалар белән күп шөгыльләнәләр, китаплар укыйлар. Димәк, алар бергә уйныйлар, рәсемнәр ясыйлар, бу бала өчен бик мөһим. Алар уллары өчен үрнәк һәм кызлары өчен игелекле әтиләр булуын күрсәттеләр. Берникадәр вакыттан соң балалар аларга: “Әти, мин синең белән горурланам!” диячәкләр. Фотоакциядә барлыгы 22 кеше катнашып, фотолар җибәрде.

18 нче гимназия базасында "Авыл укытучысы-2023"республика конкурсының йомгаклау этабы узды.

Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында Теләче районы мәдәният көне узды.  Әлеге чарада Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы «Милләтләр дуслыгы»күргәзмәсен тәкъдим итте.

Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә Әтиләр көне уңаеннан урта яшьтәге укучылар өчен “Әтиләр сүзе – күңелнең сүзе” дип исемләнгән күргәзмә үткәрде. Чара барышында балалар әтиләренә билгеләнгән игелекле һәм назлы сүзләрне искә төшерделәр, шулай ук әтиләре белән бергә иң истәлекле ял көннәрен искә төшерделәр. Балалар әтиләргә багышланган табышмаклар чиштеләр, «Әти булдыра» дип исемләнгән викторинасында катнаштылар. Укучылар әтиләргә багышланган шигырьләрне бик теләп укыдылар.

 “Икмәк- һәр нәрсәгә баш”  дигән мәкаль, кеше тормышында икмәкнең мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыклый. Чыннан да, мең еллар дәвамында икмәк күп кабиләләрнең һәм халыкларның төп ризыкларының берсе, көндәлек, бәйрәм һәм йола өстәленең алыштыргысыз атрибуты саналган, тормыш, муллык һәм иминлек символы булган. Ел саен 16 нчы октябрьдә Халыкара Икмәк көне билгеләп үтелә.

Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә матур бәйрәм-Әтиләр көне билгеләп үтелә!  Быел ул 15 октябрьгә туры килде. Әти исемен йөртү, әти сүзенә лаек булу зур мәртәбә! Әтиләр гаиләнең ныклы таянычы һәм нигезе. Алар беренче остазлар һәм яклаучылар. 17 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты мөдире “Әтиләр-илнең терәге, гаиләнең йөрәге!” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Кичәдә әтиләр исеменә бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар әйтелде.

Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаилә серләре” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында  балалар "Минем әти – иң яхшысы" дигән анкета тутырдылар, әтиләренең  эшләре, казанышлары, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр. Бу көнне укучылар әтиләре турында җылы һәм назлы сүзләрне искә төшерделәр.


25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Мәдәният бүлеге җитәкчесе  Даут  Иксанов Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәдәният көннәре кысаларында узган смотр-конкурста катнашкан иҗат коллективларының чыгышларына йомгак ясады. Очрашуда районның мәдәният хезмәткәрләренә  "Пушкин картасы" программасы һәм  грант эшчәнлеге буенча  эшне  тагында активлаштыру,  “Милли хәзинә» һәм “Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестиваленең  район конкурсларын тиешле дәрәҗәдә уздыру, республика бәйгеләрендә актив катнашу, «Халык» исемен алу өчен  коллективлар әзерләү, СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюны дәвам итү  бурычлары  куелды.

Район халкы, оешмаларда эшләүчеләр, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр дә изге эштән читтә калмады. Теләчеләрнең бердәмлеге белән төзелеш материаллары, азык-төлек, хужалык кирәк-яраклары да байтак җыелды. Җыелган ярдәмне тутырып зур йөк машинасы зур юлга кузгалган иде. Теләчеләрнең ярдәме ияләренә барып иреште. Алар район халкына олы рәхмәтләрен җиткерде.

2023 елның 21 октябрендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә 2009-2010, 2006-2008 нче  елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча Хадиуллин Хаким Каниф улы  призына район беренчелеген үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International