Авыл хатыннары... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр төрлелек ята. Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар- дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар!
Бу бәйрәм - гаилә һәм аның традицияләре сакланган авылда яшәүче һәм хезмәт сөеп эшләүче хатын-кызлар бәйрәме. 14 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб хезмәткәре белән берлектә, «Авыл хатын кызлары – илебез йолдызлары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде. Очрашу кунаклары авылыбызның төрле өлкәдә хезмәт куючы хатын-кызлары иде. Хатын-кызлар өчен котлаулар, матур шигырьләр укылды. "Хатын-кызлар тылсымы", "Мәкальне дәвам ит", "Таркалган сүзләр" - хәрефләрдән сүзләр төзү уеннары үткәрелде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре "Китап, спорт һәм мин" темасына сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Алар үз укучылары өчен китап күргәзмәсе әзерләделәр, анда төрле спорт төрләре турында кызыклы мәгълүматлар булган китаплар тәкъдим иттеләр. Балалар «Зарядка для ума» дигән спорт-минутында катнаштылар, анда алар спорт турында табышмакларны чиштеләр. Дәрес ахырында китапханәчеләр балаларга һәрвакыт яхшы кәеф теләделәр, чөнки яхшы кәеф сәламәтлеккә ярдәм итә. Чара ахырында истәлеккә фотога төштеләр.
Балтач районы Бөрбаш авылы мәдәният йортында 2010 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр арасында Р.Галимуллин истәлегенә көрәш буенча шәхси турнир булып узды. Тренер Гыйниятуллин И.С. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Алан мәдәният йортында китапханә белән берлектә, "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Хөрмәтле кешеләребез өчен концерт программасы әзерләнде, кайнар коймак белән чәй артында очрашу-аралашу оештырылды. Безнең авылыбызда бик талантлы халык яши. Өлкәннәребез үзләре дә гармунга кушылып җырладылар, тыпырдап биеделәр, яраткан әдәби әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр. Аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, кадер-хөрмәттә яшәүләрен теләп калабыз. Алда очрашулар күп булсын, илләребез тыныч булсын, барыбыз да исән сау булырга язсын!
Алан авыл китапханәсендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Татарстаныбыз буенча виртуаль сәяхәт уткәрелде. Чарада балалар бай мәдәни мирасы, матур табигате һәм үз халкының кунакчыллыгы белән дан тоткан Татарстан буйлап мавыктыргыч виртуаль сәяхәткә чыктылар.
Барлыгы район мәктәпләреннән 11 команда чыгыш ясады. Команда төркемнәре әтиләрдән һәм 7-12 яшьләрдәге малайлардан торды.
Тәмәке тартучыларның күбесе тәмәкенең зыяны турында уйламый, ләкин тәмәке тарту безнең сәламәтлеккә бик нык тәэсир итә. Бүген тәмәке тартуның сәламәтлеккә начар йогынты ясавы турындагы хәбәр белән беркемне дә гаҗәпләндермәссең.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләр, мәдәният хезмәзткәрләре һәм теләк белдергән райондашларыбыз татарча диктан язды. Акциянең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту иде.
15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 12 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә "Хәтер исән икән - тарих бар" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер үзе сакта тора" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.