1 июньнән ТР Мәдәният министрлыгы һәм Ак Барс йорт ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган масштаблы «Китапстан» проектына Айдар авыл китапханәсе укучылары да кушылды. "Китапстан" - башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге Китап марафоны.
25 августта бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җәзалануына 79 ел тулды. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.
Әлеге датага карата Урта Мишә авылы китапханәсендә "Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чарага килүчеләргә китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр турында сөйләде. Укучылар М. Җәлилнең шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясалдылар. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәре - безнең йөрәк түрендә.
Белгәнебезчә Теләче мәктәбендә бик зур төзелеш эшләре бара. Мәктәпкә тоташтырып яңа янкорма төзелә. Өч катлы сыйныф бүлмәләрен үз эченә сыйдырган бинада төзелеш эшләре инде төгәлләнү алдында.
Бу истәлекле датага Күкчә авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче җәлилчеләрнең батырлыгы турында күп фактлар сөйләде. Чарада катнашучылар игътибарына шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә килүчеләрнең аларның тормышы, иҗаты белән танышу, шулай ук шагыйрьләрнең фаҗигале, әмма данлы язмышы турында белү мөмкинлеге булды. Катнашучылар белән бергә бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партитясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге тарафыннан оештырылган “Авыл китапханәләренә китаплар” китап укучылар декадасы кысаларында Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Китап сөючеләр көне”нә багышланган очрашу булып узды.
Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә узган Белем бәйремендә республикадан килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 14 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да дус-тату, матур гомер кичерә. Районыбыз халкы әлеге бәйрәмне күтәренке кәеф, матур хезмәт күрсәткечләре белән каршы ала.
Аны гомер бәйрәме белән якыннары, район җитәкчеләре тәбрик итте.