ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хайваннар турындагы китаплар балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уята. Мондый әдәбият игелекле булырга, мәрхәмәтлелеккә, табигатькә һәм кече кардәшләргә мәхәббәт белән карарга өйрәтә.

Укучылар кайчак бурычлар  белән хокукларны бутыйлар. Нәрсә ул хокук? Хокук – ул кешеләрнең җәмгыятьтә үзара мөнәсәбәтләрен җайга салучы кагыйдәләр җыелмасы. Хокук дәүләт тарафыннан санкцияләнә, хокук бозган өчен җаваплылык каралган.

Үзәк авылы китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен мәгълүмати – танып белү программасы үткәрү максатыннан, 7 сыйныф укучылары янында булдылар.

Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүче, укучылар алдында күңелләрен ачып салып, хисләрен тыймый аралашучы ихлас кешеләр — ЯЗУЧЫЛАР! Язучылык — гомер буе өйрәнә торган профессия. Кемдер балачактан ук каләм чарлый, ә кемдер олыгайгач, тәҗрибә һәм зирәклек туплагач кына язучы була.

Шармыш авыл китапханәсендә  нәни укучылар белән  Сергей Тимофеевич Аксаковның "Аленький чветочек" әсәре буенча кычкырып укулар үткәрелде. Язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышкач, балалар анимация дөньясына кереп киттеләр һәм "Аленький цветочек" әкиятен карадылар. Чара ахырында балалар әсәрнең уңай һәм тискәре персонажлары һәм мәхәббәт, мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек кебек төшенчәләре турында сөйләштеләр, яхшылык  һәрвакыт явызлыкны җиңә дигән нәтиҗәгә килделәр. Әлеге чарага китапханәдә  «Чародей слова И.С. Аксаков» дигән күргәзмә дә эшләнгән иде.

Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә фельдшер катнашында "Сәламәт булуга ни җитә" исемле әңгәмә узды. Фельдшер балаларга файдалы продуктлар, спорт төрләре, шәхси гигиена турында мәгълүмат бирде. Шулай ук кеше тормышының кыйммәте турында һәм һәр кешенең сәламәтлеге үз кулында булуы  турында сөйләде.

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия  иҗтимагый-дәүләт  хәрәкәтенең   беренчел бүлегендә  беренчел  бүлек советы рәисен һәм секретарен сайлаулар узды.

2023 нче ел “Педагог һәм остаз елы” булып бик күпләрнең күңелендә мәктәпләрдә ,китапханәләрдә, клубларда үткәрелгән матур чаралар калдырган тәэсирләр халык күңелендә озак еллар сакланыр, алга карап яшәргә көч бирер.  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу юнәлештә ел дәвамында бик күп матур чаралар уздырдылар. Шуның чираттагысы 9 октябрь көнне”Укытучы апам, Сез -  изге җан” дигән исем белән үтте. Мәктәп укучылары һәм “Җәүһәр” фольклор клубында йөрүчеләр ветеран укытучы, Россиянең Мәгариф отличнигы Әнвәрә Нәҗип кызы белән очрашты.

Минзәлә   шәһәрендә 2009-2010 елгы егетләр арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Зәкиев Әзһәм Хәмзә улы, Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы, Зәйнетдинов Ренат Фердинант улы  җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке,Теләче, Үзәк, Алан урта мәктәбе укучылары яклады.

  Республика беренчелегендә барлыгы 14 команда катнашты.

Почтальон эше - авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату - һәммәсе дә почта хезмәткәрләренең кулы аша уза. Шуңа күрә хат ташучыны һәр йортта диярлек көтеп алалар. Хәзерге заманда хат язышуларны кәрәзле телефоннар алыштырса да, аларның эшләре һаман да шулай күп һәм мәшәкатьле булып кала бирә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International