ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

         2023 елда Татарстанда 9 942 гаилә торак шартларын яхшырту өчен ана капиталыннан файдаланган. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге кредит учреждениеләре, төзүчеләр, торак кооперативлары һәм физик затлар счетларына 5,9 миллиард сум акча күчерде. Бу - ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, әлеге мөмкинлектән сертификат хуҗаларының 90% диярлек файдаланган.

Олы Нырсы авыл китапханәсендә яшь кунаклар өчен Пушкин картасы буенча китапханәдә бөек рус шагыйре, драматургы һәм прозаигы, әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият теоретигы, тарихчы, публицист, журналист А.С. Пушкин әкиятләре буенча мавыктыргыч әдәби уен узды.

26 июньдә наркотик матдәләр һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Бу датага Кукчә авыл китапханәсендә профилактик әңгәмә үткәрелде. Чара башында китапханәче балаларга наркотик матдәләрнең килеп чыгышы, наркотикларның кеше организмына начар йогынтысы, аларга каршы көрәш ысуллары турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Чарага “Тормышта абынма, наркотикка кагылма” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә кешелекнең глобаль проблемасы булган наркомания  турында әдәбият тәкъдим ителде, ул наркотиклар куллануның куркынычы һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында сөйләде.

Утеп баручы елнын жэйге хава шартларын исэпкэ алып, районда булган бортек суктыру техникасына карау уздыру вакыты килеп житте.

Фольклор – әдәбиятның чишмә башы, күпкырлы һәм бай милли иҗат. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, батырларның данлы батырлыклары турында булган вакыйгалар,  әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары –татар  фольклорының иң бай чыганаклары булып торалар.

26 июньдә Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак  билгеләп үтелә. Шул уңайдан 25 июнь көнне Максабаш авыл китапханәсендә «Наркомания - общая проблема» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләде, шулай ук наркоманиягә кагылышлы  китаплар, буклетлар тәкъдим ителде.

Алан авыл китапханәсендә  ТР мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган “Китапстан” республика проекты кысаларында,җәйге укуларга багышланган ”Җәйге ялым китап белән” дип исемләнгән китап ярминкәсе узды. “Китапстан”- кече һәм урта яшьтәге балалар өчен оештырылучы китап марафоны. Әлеге укучылар һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, аның буенча алга бара торган юл күрсәтүче карта алдылар. Китапханәче тарафыннан эш тәртибе аңлатылды һәм җәйге укулар өчен яңа китаплар тәкъдим ителде.Укучылар үзләренә ошаган итапларны өйләренә укырга алдылар.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

25 июнь көнне, Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, Югары Кибәхуҗа  авылы китапханәсендә «К наркотикам не прикасайся – здоровым оставайся» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәләрнең бурычы - үсеп килүче буынны бәладән саклап калу, кисәтүче мәгълүмат бирү. Укучылар яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр.

Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча “Пушкин әкиятләре” дигән  әдәби дәрес үткәрелде. Ул  ярыш формасында узды. Уен турларында балалар әкиятләр буенча биремнәр үтәделәр, шагыйрьнең әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук  «Акыл өчен күнегүләр», «Әкият чуалышы», «Театр сәхнәләре», «Әкият математикасы» кебек кызыклы ярышларда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International