ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгенең йомгаклау этабы узды. Балыклы башлангыч мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы  Кәримов С.А. катнашты. “Муса Җәлил татар телендә” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе-Сафиуллина Ә.Т. Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Әмма әлеге көн 2012 елдан башлап тагын бер игелекле бәйрәм- Халыкара китап бүләк итү көне буларак та билгеләп үтелә.

Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Бу көн китап бүләк итүчеләрне,  укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Шул уңайдан 12-15 февраль көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Китапларга гашыйклар көне” дип исемләнгән фотоакция оештырылды. Китапханәгә авылдашыбыз Нурсалим Шайхутдинов бүләк иткән китаплардан күргәзмә төзелде.

«Гореф-гадәт йола югалмаган» исеме астында оештырылган китапханә почмагы сәнгатьне, гореф-гадәтләрне чагылдыра. Кешеләрне рухи яктан сафландыручы бик күп төрле гореф-гадәтләр, халкыбызның йолалары буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә килеп җитсен өчен  16 февраль көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш.  «Ак калфак»  хатын-кызлар җәмгыяте белән берлектә әдәби  сәгать үткәрде. Бу чарада катнашучы укучылар гореф-гадәтләр белән һәм сандыкта кадерләп сакланыла торган чигүләр белән якыннан таныштылар.

Күренекле шагыйребезнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, кече яшьтән үк балалар күнелендә аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 17 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Муса Җәлил - безнең күңелләрдә» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Төзәлмәс яра-Әфганстан, безнең тарихның фаҗигале бите. Сугыш күптән бетте, ләкин югалту ачысы  ул гомер буена истән чыкмый. Вакытның үз хәтере бар –тарих. Шуңа күрә миллионлаган кешенең фаҗигаләрен онытырга ярамый.  Максабаш авылыннан да ике егет Афганстан сугышында булып, исән имин туган якларына әйләнеп кайта. Алар һәм аларның батырлыклары турында таныштыру максатыннан 15 февраль көнне Максабаш авыл китапханәсендә укучылар өчен мәгълүмат сәгате узды.  

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Әфганстан яши йөрәкләрдә” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Чарада “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Китапханәче балаларга Әфган сугышының фаҗигале вакыйгалары, хәрби каршылыкларда   катнашкан  авылыбызның  батыр егетләре  турында сөйләде.  Аларны хөрмәтләп ясалган альбом белән таныштырды. Сугыш турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды.

16 нчы февраль  көнне Баландыш  авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан  «Эзе калды җиребездә, сүзе калды күңелебездә”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага балалар бакчасыда тәрбияләнүчеләр чакырылды. Аларга  шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның балачак, Бөек Ватан сугышында катнашуы турында сөйләнде. Чара барышында аның  балалар өчен язылган шигырьләре укылды. М.Җәлил шигырьләрен балалар яттан үзләре дә сөйләделәр. Герой-шагыйрьгә багышлап   күргәзмә оештырылды.

Әлеге көн бөтен китап бүләк итүчеләрне берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли. 2023 елның 12-16 февраль көннәрендә Казаклар авылы китапханәсендә «Дарите книги с любовью» дигән акция узды. Китап иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе, аны без якыннарыбызга һәм дусларга бүләк итә алабыз. Борын-борыннан китап бирү -  үзеңең хөрмәтеңне белдерү яки танышу мөмкинлеге булып саналган. Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан китапханәче үзенең китап укучыларына дусларга гына түгел, таныш булмаган кешеләргә дә китаплар бүләк итәргә тәкъдим итте.

15 февраль көнне Сауш авыл китапханәсендә “Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе!” дип исемләнгән Илһам Шакировны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага “Ак калфак” берләшмәсенә даими йөрүче китап укучылар һәм бөек җырчыбыз иҗатын яраткан, хөрмәт иткән кунаклар килгән иде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М. кичәгә килүчеләрне бөек җырчының тормышы, иҗаты белән таныштырды. Татар халкының бөек моң иясе турында электрон презентация күрсәтелде, видеоязмада аның җырлары тыңланды. Ә инде кичә ахырында килгән кунаклар үз истәлекләре, җылы фикерләре белән уртаклаштылар.

Акция Халыкара китап бүләк итү көненә багышлап оештырылды. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар яраткан китапларын бүләк итеп алып килдепәр, һәрберсе үз укучысын тапсын иде, - дигән теләк белән тапшырдылар. Бүләк ителгән китапларның тематикасы төрле: «хатын-кыз» романнары, детективлар, фантастика, аш-су китаплары, татар классиклары китаплары, балалар әдәбияты. "Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез" акциясе кысаларында Сауш авыл китапханәсенә 20дән артык китап бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International