Чарада 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Балаларга шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты һәм танылган "Моабит дәфтәре" турында сөйләделәр. Алар шагыйрьнең кырыс фронт көннәре, фашистлар концлагеренда үткәрелгән коточкыч вакыт, бердәнбер коралы - аның шигырьләре турында белделәр.
15 февраль Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханә хезмәткәре китап укучы балалар белән “Әфганстан - тере хәтер” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Соңыннан яу кырында ятып калган әфганчылар истәлегенә һәйкәл янына чәчәкләр салынды.
Ул яз башы һәм өстәлләрдә мул итеп кызарып пешкән коймак булуы белән бәйле. Кагыйдә буларак, һәр гаиләдә Май чабу бәйрәменә курчак ясаганнар. Май чабу курчаклары кышны озатуда мөһим рольне уйный. Ул гаиләдәге муллык символы һәм йортның сакчысы буларак билгеле.
15 февраль - Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Антым белән илне якладым” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. “Муса Җәлил: иҗаты һәм батырлыгы” исемле китап күргәзмәсе ясалып, күзәтү үткәрелде, шигырьләре кычкырып укылды. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.
16 февральдә «Батыр» спорт комплексында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» шау-шулы һәм күңелле узды. Катнашучыларны тизлек, игътибарлылык, төгәллек һәм көч өчен кызыклы бәйгеләр көтә иде. Барлык биремнәрне үтәп, балалар үзләренең ныклыгын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Барлык бәйге нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри җиңүчеләрне игълан итте һәм әлеге чарада катнашучыларга грамоталар,бүләкләр тапшырды. Безнең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Хазинурова Г.Р., Шакирова Г. И.) 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз, афәрин!
15 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре Иске Җөри урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 117 ел булу уӊаеннан викторина үткәрделәр. Бу чараныӊ максаты булып балаларда язучыга карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды.
Бу көн - әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Афганстан безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Очрашуда авылда яшәүче афганчы-интернационалист Фәнил Гараев катнашты. Ул балаларга үзенең хәрби бурычын үтәгәдә күргәннәрен, уй-кичерешләрен сөйләде.
Бу көнне кешеләр үз теләкләре белән балаларга китаплар бирәләр һәм башкаларны рухландыралар. Иске Карабаян авылы китапханәчесе Олы Нырсы урта мәктәбендә белем алучы 2 һәм 3 сыйныф укучыларына китаплар бүләк итте. Балалар рәхәтләнеп әлеге китаплардан әкиятләр, шигырьләр һәм маҗаралы тарихларны укыдылар.
Әлифба бәйрәме- әти-әниләргә дә,укучылар өчен дә зур бәйрәме ул. Бүген, 16 нчы феврал көнне, 1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллаштылар. “Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” дип аталган әлеге чара 2 өлештән торды. Беренче өлештә ярты ел уку дәверендә укучылар күңеленә, тарихка кереп калган мизгелләр белән таныштылар. Икенче өлешендә исә 1 нче сыйныфлар үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр. Бу чара күңелле үтте, һәркем күңелендә җылы тәэсир калдырды. Сыйныф җитәкчесе Гөлсия Әхмәтовнага әти-әниләр үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
15 февральдә Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу, герой – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә.