ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

13-15 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләре укучылары арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың йомгаклау республика этабы узды. Биредә Олы Мишә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары Гыйләҗиева Зәлинә һәм Гыйләҗева Таңчулпан катнашты. Эш нәтиҗәләре буенча икесе дә призерлар булдылар! Олимпиадага әзерлек белән татар әдәбияты һәм теле укытучысы Сәхабиева Люция Заһит кызы шөгыльләнде. Укучыларны һәм укытучыны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

16 нчы февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары өчен  “Сау бул, Әлифба!”  бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Музыкаль монтаж белән башланган чара күңелле уеннар белән дәвам итте. 1нче сыйныфлар белән бергә барлык башлангыч сыйныф укучылары да күңел ачты. Бәйрәмне оештырган укытучы  Гөлзилә Гаптеләхәтовнага рәхмәтебезне белдерәбез. Нәни дусларыбызга уңышлар телибез!

Шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрьнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Агымдагы елның 15 февралендә Олы Мишә урта мәктәбендә Татарстанда игълан ителгән  Милли мәдәниятләр һәм гореф –гадәтләр елына  багышланган “Без – Россия  гражданнары” дип исемләнгән Парламент дәресе узды.

Киң күңелле Шаляпин Казанда туган, ә танылуны беренче тапкыр Уфа сәхнәсендә 1890 елның декабрендә алган. Шаляпинның биографиясе беркемне дә битараф калдырмый, ул бернәрсәгә дә карамастан үз максатына омтылучы кешенең ачык мисалы. 14 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Казан музыка көллияте студентлары әзерләгән (И. В.Әүхәдиева) презентация күрсәтеп китап укучыларны аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды.

Бу акция дүртенче  ел рәттән үткәрелә һәм иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Акциянең максаты гади - китапханәгә китап бүләк итеп, башка укучыларга да яңа китап уку мөмкинлеге тудыру. Алан авылы китапханәсенең укучылары, Бөтенроссия акция кысаларында катнашып,15 данә китап һәм 13 татар язучыларының әсәрләре яздырылган диск бүләк иттеләр. Бу китаплар укучыларга тәкъдим ителәчәк һәм китап фондында сакланачаклар.

Акция галим-биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың  иҗатын популярлаштыру максатыннан,  шулай ук Укытучылар  һәм остазлар  елы кысаларында үткәрелде.

Якыннарын югалтканнар, яшьлекләре кайнар сугыш һәм әфган газабы күргәннәр өчен тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе булып күңелләрендә калыр.  Сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы – гомер буена җитәрлек.

15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлау көне. Укучылар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, Әфган сугышының башлану сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең югалтулары, язмыш җәбер — золым язмышын, якташларыбыз турында белделәр. Аннары укучылар авыл китапханәсендә булдылар, анда «Әфганстан, безнең хәтердә»китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Каһарман шагыйребез  Муса Җәлилнең тууына 117 ел. Милли каһарманыбыз һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International